Диния Нәзарәтендә Мәрҗани елына йомгак ясалды

29 декабрь 2018 ел 08:33
Диния Нәзарәтендә Мәрҗани елына йомгак ясалды

Быел бөек татар галиме, дин әһеле, мәгърифәтче Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулды. Шул уңайдан 2018 ел республикада Мәрҗани елы дип игълан ителде һәм аның кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан төрле юнәлештәге чаралар үткәрелде: галимнең һәм галим турындагы хезмәтләр нәшер итү, фәнни-гамәли җыеннар, яшьләр өчен махсус чаралар.  

Дин галиме Шиһабетдин Мәрҗанинең хезмәтләрен өйрәнеп, бастырып, аларны дөньяның төрле почмакларында эшләп килүче шәхси һәм фәнни китапханәләргә озатуны Диния Нәзарәте 2018 елда үз алдында иң мөһим бурчыларның берсе итеп билгеләде. Бу өлкәдә иң зур казаныш булып “Хозур” нәшрият йортында Мәрҗани хезмәтләренең репринт-басмасын нәшер итү булды. Галимнең алты томлык җыентыгы үз эченә танылган “Хакк әл-мөбин фи мәхәсин әудаг әд-дин”, “Хизәмәт әл-хәвәши ли-идәхәт әл-гәвәши”, “Мөстәфәд әл-әхбәр фи әхвәл Казан вә Болгар”, “Нәзурәтел-хак фи фәридатил-гыйшәэи вә ин ләм йагыйбиш-шәфәкъ”, “Китаб әл-хикмәт әл-бәлига әл-җәниййа фи шәрех әл-гакаид әл-хәнәфиййә", "Китаб әл-фәваид әл-мөхиммә” китапларын туплады. Хезмәтләрен автор иске татар һәм гарәп телләрендә язган. Җыентык дөнья китапханәләрендә үз урыннарын алды. 

Аерым игътибарга Мәрҗанинең хезмәтләрен терҗемә итү эше дә лаек. Нәзарәт тырышлыгы белән аның атаклы “Хакк әл-мәгърифә вә хусн әл-идрак би-ма йалзам фи вүҗүб әл-фитр вә-л-имсак” хезмәте рус теленә тәрҗемә ителеп “Книга истины познания и прекрасного осознания о причинах обязательности разговения и поста” исеме астында бастырылды. Күренекле татар дин әһеле тарафыннан язылган әлеге хезмәт беренче тапкыр Казанда 1878 елда, аннан соң 1880 елда басыла. Ул бүгенге көндә дә бик актуаль, чөнки анда фикһ мәсьәләләре, аерым алганда, асторономик һәм математик исәпләүләр буенча ураза һәм бәйрәм көннәрен билгеләү мәсьәләләре карала. Бу барлык мәхәллә муллаларының теге яки бу дини гыйбадәтләрне бер үк вакытта башкаруы өчен дә кирәк. 

Моннан тыш, галимнең тормышын һәм иҗатын өйрәнеп язылган китаплар да 2018 елда читтә калмады. Нәзарәтнең “Хозур” нәшрият йорты тарих фәннәре кандидаты Д.Ә. Шәһәвиевның “XIX – XX йөз башында татар илаһият фикере һәм Шиһабетдин Мәрҗани” хезмәтен нәшер итте. Китапта XIX гасыр татар илаһият фикере үсешендә Ш.Мәрҗанинең роле, аның эшчәнлеге өйрәнелеп яктыртыла, “Әл-Хикмә әл-бәлига” дип аталган хезмәтенә багышлана. Нәшрият өлкәсендә иң соңгы вакыйга булып Ризаэтдин Фәхретдиновның “Мәрҗанинең хаҗ сәфәре” китабын дөньяга чыгару тора. Ризаэтдин хәзрәт тарафыннан әзерләгән бу мөһим басма хәзерге татар әдәби теленә күчерелеп, 1898 елда гарәп имләсендә чыкан нөсхәне дә кертеп, шундый рәвештә нәшер ителә.

Мәрҗани исемен мәңгеләштерү максатында Нәзарәт тарафыннан берничә фәнни-гамәли җыеннар да үткәрелә. Алар галимнең туган көненннән башлана һәм ел ахырына кадәр дәвам итә. Мисал өчен, Казанда нәтиҗәле итеп “Россия мөселманнарының дини-илаһият мирасы: тарих һәм бүгенге заман” дип исемләнгән халыкара фәнни-гамәли конференция узды. Конференциядә Иордания, Бахрейн һәм Төркиядән килгән кунаклар, шулай ук Ставрополь крае, Ханты-Манси округы, Самара һәм Ульян өлкәләре мөселманнарының Диния Нәзарәтләре рәисләре, Татарстан Фәннәр Академиясе галимнәре, музейлар директорлары катнашты. Алар Мәрҗанинең ислам һәм кешелек рухи мирасына керткән өлеше турында сөйләде. Моннан тыш, Башкаланың күпсанлы кунаклары, күренекле дин эшлеклеләре һәм галимнәр Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында Шиһабетдин Мәрҗани каберен зыярәт кылды һәм күренекле мәгърифәтче рухына дога кылды. Шулай ук Татарстанның һәр 9 мәдрәсәсендә Шиһабетдин Мәрҗанигә багышлап ачык дәресләр, викториналар, иҗади конкурслар үткәрелде.

Киң катлам җәмәгатьчелектә һәм яшьләр арасында Шиһабетдин Мәрҗани исемен популярлаштыру максатында аерым берничә чара оештырылды. Зур кызыксынуны галимнең тормыш юлына һәм иҗатына багышланган “Мәрҗани” исемле документаль фильм уятты. Фильм өч телдә – татарча, русча һәм инглизчә төшерелде. Үзенчәлекле дәгъват проектлары булып спорт ярышлары да хезмәт итте – быел джиу-джитсу буенча Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Кубокка Бөтенроссия турниры һәм ТР спорт министрлыгы һәм Татарстанның билбау көрәше федерациясе белән берлектә әзерләнгән Мәрҗанинең 200-еллыгына багышланган билбау көрәше буенча Халыкара турнир уздырылды.

Шунысы да әһәмиятле: Мәрҗанинең “Өч төрле әйбер диндә булмаса да, динне саклый. Алар: милли тел, милли кием һәм милли гореф” гыйбарәсе дә быел Нәзарәт тырышлыгы белән татар җәмәгатьчелегендә шулай ук зур популярлык казанды һәм милли үзаңны үстерү мәсьәләсендә сизелерлек бер этәргеч булды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана