“Ярдәм” фонды социаль проектларын дәвам итәчәк

24 декабрь 2018 ел 16:56
“Ярдәм” фонды социаль проектларын дәвам итәчәк

Кичә “Ярдәм” фондында 2018 елда “Ярдәм” Милли Ислам Хәйрия фонды эшчәнлеге нәтиҗәләре буенча зур чара узды. Әлеге очрашу мәчет белән янәшә шатырда мәҗлес форматында үткәрелде. Чарада Татарстан мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча киңәшчесе, “Ярдәм” фонды Совет рәисе Илдар хәзрәт Баязитов, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, “Ярдәм” Милли Ислам Хәйрия фонды президенты Илһам Исмәгыйлев һәм башкалар катнашты.

Илдар хәзрәт Баязитов, елга нәтиҗәләр турында сөйләп, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинга колонияләр һәм андагы мөселманнар белән эшләү буенча Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте һәм Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән хезмәттәшлеккә ярдәм күрсәтүе өчен рәхмәтләрен җиткерде. “Гаилә учагы” балалар йорты, малайлар өчен пансионат, “Ярдәм” мәчете каршында Коръән өйрәнү үзәге, алкоголизм һәм наркомания бәйлелегенә бирелгәннәрне тернәкләндерү, Җәзаларны үтәү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе белән хезмәттәшлек буенча проект үз эшчәнлеген, Рамазан аенда коллектив ифтарлар, Корбан бәйрәме көннәрендә ит өләшү дәвам итәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана