2018 елда Татарстан мөфтияте 74 баланы дәвалау өчен акча күчерде: социаль эшчәнлеккә хисап

29 декабрь 2018 ел 10:00
2018 елда Татарстан мөфтияте 74 баланы дәвалау өчен акча күчерде: социаль эшчәнлеккә хисап

2018 елда ТР мөселманнары Диния нәзарәте социаль юнәлештәге эшчәнлеген көчәйтте һәм халыкның социаль яктан якланмаган бик күп катламнарына ярдәм күрсәтү буенча мөһим башлангычларны актив рәвештә гамәлгә ашырды. Әлеге эшчәнлек мөфтиятнең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан башкарылды.

Фондның иң мөһим башлангычларыннан берсе – авыру балаларны дәвалауга матди ярдәм күрсәтү буенча махсус программа. Әлеге программа 2016 елдан бирле эшләп килә. 2016 елда «Зәкят» хәйрия фонды акча җәлеп итүгә юнәлтелгән актив эшчәнлеге нәтиҗәсендә катлаулы диагнозлар белән көрәшүче 39 сабыйның тернәкләнү курсын түләде. 2017 елда барлыгы 57 балага ярдәм күрсәтелде. Быел мәрхәмәтле кешеләр һәм гаммәви мәгълүмат чаралары ярдәмендә 71 баланың тернәкләнү һәм дәвалану курсын, шулай ук 3 сабыйга катлаулы операция бәясен түләү өчен акча җыеп түләде. Фонд канаты астындагы бәләкәчләрнең күпчелеге ДЦПның авыр формаларыннан интегә һәм аз керемле, күпбалалы, тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнә.

Авыру балаларга ярдәм күрсәтүгә юнәлтелгән тагын бер әһәмиятле проект булып «Үсешләрендә үзенчәлекләре булган балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәк» проекты тора. Ул Россия Президентының гражданлык җәмгыятен үстерүгә юнәлтелгән грантын файдаланып тормышка ашырыла. Татарстан өчен уникаль саналган әлеге проектның 2017 елның ноябрендә башланган беренче сезоны кысаларында 130 гаилә өчен 500ләп дәрес үткәрелде. Үзәк «үзенчәлекле» балаларның һәм аларның әти-әниләренең физик һәм психик сәламәтлеген ныгыту, социальләштерү максатыннан булдырылды. Шунысын билгеләп узарга кирәк: Үзәк эшли башлаганнан бирле анда йөрүчеләрнең үсешләрендә уңай динамика күзәтелә. Аларның күбесе аралашырга, бер-берсе турында кайгыртырга, дуслашырга өйрәнде. Әлеге үзәккә тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук тәрбиягә алынган 3 яшьтән 27 яшькәчә инвалидлар йөри. Үзәккә даими йөрүчеләр арасында – ДЦП, аутизм, начар күрү, чукраклык, саңгыраулык һәм башка катлаулы авырулардан интегүче, үсешләрендә башка тайпылышлар булган сабыйлар. Яңа сезонда проект «Хәят» исеме астында эшли башлады һәм үзенә йөрүчеләр санын 250 кешегә кадәр арттырды.  Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәккә йөрү бушлай.

Инклюзив «Йөрәкле шәһәр» гаилә фестивале дә үсешләрендә үзенчәлекләре булган балаларның тормыш сыйфатын яхшыртуга шартлар булдыру һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен хәл итүгә юнәлтелә. Чара беренче тапкыр 2017 елда Казанда уздырылды. Фестиваль 2018 елда да, «Игелекле Казан» проекты белән берлектә, оештырылды.

Авыру балалар һәм аларның ата-аналарына психологик һәм рухи ярдәм ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан атна саен Анжела Вавилова исемендәге балалар хосписына һәм республика наркодиспансерына йөрү кысаларында да күрсәтелде. 2018 елда 100гә якын шундый очрашу узды.

Гомумән алганда, аз керемле һәм күпбалалы гаиләләргә ярдәм матди рәвештә дә, азык-төлекләтә дә күрсәтелә. Мәсәлән, быел аларга 700 ашамлык җыелмасы, тагын 1415 мохтаҗ кешегә ит продукциясе тапшырылды, 1525 кеше бушлай өске кием һәм аяк киеме белән тәэмин ителде, фәкыйрьләр өчен ел әйләнәсе оештырылган Хәйрия ашларында кайнар ризыкларның барлыгы 7638 порциясе таратылды. Моннан тыш, быел яңа уку елына әзерлек чорында ТР мөселманнары Диния нәзарәте  төрле мәктәп яшендәге 150 балага ярдәм күрсәтте.

Шунысын билгеләп узарга кирәк: Корбан һәм Ураза гаетләрендә һәм Изге Рамазан аенда мөфтиятнең социаль эшчәнлеге тагын да активлаша. Әйтик, быел республика буенча аз керемле халыкны һәм соцучреждениеләрне тәэмин итү өчен барлыгы 52,6 тонна корбан ите юнәлтелде, шул исәптән ТР Диния нәзарәтеннән – 14,7 тонна. Шул рәвешле, мөфтият тарафыннан корбан итеп китерелгән 821 малның ите нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фондына, Яр Чаллының «Ихсан» хәйрия фондына, ТР Сукырлар җәмгыятенә, «Бөрбаш» пансионатына, Татарстанның 9 мәдрәсәсенә һәм башка дини белем бирү учреждениеләренә, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенең төзәтү колонияләренә тапшырылды. Шулар рәтендә «Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга аеруча актив азык-төлек ярдәме күрсәтте. Корбан бәйрәменең өч көнендә Фонд тарафыннан адреслы ярдәм алган мохтаҗ физик затларның саны 600дән артып китте. Моннан тыш, азык-төлек ярдәме «Диабетсыз тормыш» профилактика үзәгенә, «Альпари» хәйрия фонды каравында булган затларга, Идел буе районының Ленинград блокадасын узган ветераннарына, әлеге районның инвалидларына, Сталин репрессияләре корбаннарына күрсәтелде. Шулай ук «Зәкят» фонды балалар өчен «Корбан бәйрәм» оештырды.

«Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында да социаль ярдәм итү чаралары узды. Әйтик, Казанның 41 мәчетендә һәм гомумән, республика мәчетләрдә көндәлек ифтарлар оештырылды. Мәҗлесләр барлык теләүчеләр өчен дә ачык, бигрәк тә социаль яктан мохтаҗлар өчен, бу-күп балалы гаиләләр, инвалидлар, ятимнәр һәм картлар өчен. «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында, традицион рәвештә, авыру балаларга ярдәм йөзеннән, акча җыю игълан ителде. Акция «Зәкят» хәйрия фонды карамагындагы сабыйларга тернәкләнү курсларын түләү өчен акча җыелды. Макулатура җыю буенча «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк итик» хәйрия акциясеннән  кергән акча да «Зәкят» хәйрия фондына тапшырылып авыруларга бүлеп бирелде. ТР мөселманнары Диния нәзарәте волонтерлары аны республика күләмендә оештырды. Бу, үз чиратында, фондка шактый күләмдә акча күчерергә мөмкинлек бирде. Авыру балалар тәрбияләүче һәм мохтаҗ гаиләләргә ярдәм итү башлангычын Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дәвам итте. Ул шәхсән үзе Нәзарәтнең «Зәкят» хәйрия фонды белән бергә Казанның берничә күпбалалы һәм азкеремле гаиләсендә кунакта булды. Аларның барысына да күчтәнәчләр – азык-төлек белән тулы хәйрия пакетлары тапшырылды. Күчтәнәчләрне ул Казанның «Восхождение» тернәкләндерү үзәгенең махсус коляскалар белән генә хәрәкәтләнү мөмкинлегенә ия 50 тәрбияләнүчесенә дә тапшырды.

Татарстанда Гошер сәдакасын җыю һәм мохтаҗларга тарату буенча традицион кампания дә мохтаҗларга бик зур ярдәм булып тора. Былтыр гошер сәдакасының гомуми күләме 160 тонна тәшкил ит кән булса, быел республика халкының бу социаль акциядә гаять актив катнашуы нәтиҗәсендә барлыгы 600 тонна гошер җыелды. Әйдәп баручылар рәтендә – Балтач (60 т), Теләче (50т), Балык Бистәсе (32 т), Саба (31 т), Арча, Кукмара, Әтнә (30шарт) районнары. Җыелган гошер – яшелчә, шул исәптән бәрәңге, суган, кишер, кәбестә, чөгендер, кабак, шулай ук алма һәм бал хәйрия оешмаларына, Татарстанның дини уку йортларына, социаль учреждениеләргә, шулай ук урыннардагы мохтаҗ гаиләләргә таратылды. Әйтик, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды тарафыннан гына да быел 100гә якын мохтаҗ гаилә 6 тонна күләмендә гошер белән тәэмин ителде. Халыкны азык-төлек белән тәэмин итү эше муниципаль районнарның социаль яклау органнары белән берлектә башкарылды.

Шулай да, билгеле, мөфтиятнең иң зур социаль проекты булып, традицион рәвештә, республикакүләм ифтар санала. Быел ул беренче тапкыр ир-атлар һәм хатын-кызлар өчен аерым уздырылды һәм ике көндә Казанның Теннис академиясендә 10 меңләп мөселман кешесен “бер өстәл алдына” җыйды. 2018 елда ул алтынчы тапкыр оештырылды. Анда күпбалалы һәм азкеремле гаиләләр, физик мөмкинлекләре чиклеләр, ятимнәр, җәмәгать һәм дин эшлеклеләре, башка төбәкләрдән, шулай ук республиканың төрле районнарыннан килгән мөселманнар катнашты. Республикакүләм ифтарны оештыруга 400гә якын волонтер җәлеп ителде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана