Кышкы каникулларны ничек файдалы уздырырга? Мәчетләр балалар ялын оештыра

25 декабрь 2018 ел 17:19
Кышкы каникулларны ничек файдалы уздырырга? Мәчетләр балалар ялын оештыра

Кышкы каникул көннәрендә Татарстан Республикасы мөхтәсибәтләрендә мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары башлана. Мисал өчен, оештыручылар республикабызның 16 мәчетендә кызлар һәм малайлар өчен белем алу, күңел ачу программасы әзерләделәр, ул үз эченә мастер-класслар, викториналар, шахмат буенча турнирлар, конкурслар, Коръән буенча дәресләр, Кәлам Шәриф уку һәм ятлау буенча ярышлар, тимераякта, чаңгыда шууны ала.

Дата

Место

Мероприятие

Контакты

1

03.01- 08.01

Казан шәһәренең "Гаилә" мәчете

иртәнге 08:00дән 14:00 сәгатькә кадәр 7-12 яшьлек балалар өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары үткәреләчәк

2

Кышкы каникул көннәрендә

Казан шәһәренең «Рамазан» мәчете

мәктәп яшендәге ятим балалар өчен балалар ялы - иртәнге 09:00дән 16:00 сәгатькә кадәр

3

Вакыты билгеләнә, күрсәтелгән номер буенча ачыкларга

Казан шәһәренең "Рәмис" мәчете

шахмат буенча турнирБелешмәләр өчен телефон: +7 (937) 529-06-40

4

26.12 – 08.01

Казан шәһәренең "Ярдәм" мәчете

мәктәп яшендәге малайлар өчен рухи-сәламәтләндерү лагере. Иртәнге 09:00дән 17:00 сәгатькә кадәр

5

02.01 – 09.01

Балык бистәсе районының Тәберде Чаллысы авылы

мәктәп балалары өчен кышкы курслар узачак

6

24.12 – 31.12

Менделеевск, шәһәрнең үзәк мәчете

атналык курслар

7

Кышкы каникул көннәрендә

Кайбыч районы Колаңгы авылы (Минбаян мәчете)

мәктәп балалары өчен рухи-сәламәтләндерү үзәкләре эшләячәк

8

27.12 – 31.12

Сарман районының Үзәк мәчете

малайлар һәм кызлар өчен тематик курслар, шулай ук тимераякта, чаңгыда шуу, кул эшләре буенча дәресләр үткәреләчәк

9

01.01 – 06.01

Җәлил һәм Иске Әхмәт авылы

мәктәп балалары өчен ял

10

02.01 башлап

Яшел үзән, Җәмигъ мәчет

балалар өчен рухи-әхлакый чаралар оештырылачак

11

02.01 – 06.01

Бөгелмә шәһәренең үзәк мәчете

"Сәлам" рухи-сәламәтләндерү үзәге үз эшен башлап җибәрә. Мәктәп яшендәге малайлар һәм кызлар чакырыла.

Белешмә өчен телефон: 4-16-98.

12

01.01. – 06.01

Чаллы, «Ихлас» мәчете (Сидоровка)

Малайлар өчен "Иман байлыгы" дип исемләнгән курслар оештырылачак. Иртәнге 09:00дән 14:00 сәгатькә кадәр балалар өчен кызыклы күңел ачу, белем бирү программасы оештырыла, ул үз эченә мастер-класслар, Коръән дәресләрен ала. 

Белешмәләр өчен телефон: +7 (917) 923-60-72.

13

2 гыйнварда

"Җәмигъ" мәчете (Чаллы шәһәре)

иртәнге 09:00дә 1-5 нче сыйныф балалары өчен күңел ачу программасы оештырыла, конкурслар, викториналар һәм уеннар үткәреләчәк. Җиңүчеләрне бүләкләр көтә

Белешмәләр өчен телефон: +7 (953) 496-11-04

14

27.12 – 03.01

«Әбузәр» мәчете (Чаллы шәһәре)

малайлар өчен Коръәнне ятлау буенча курслар үткәреләчәк

15

3 гыйнварда

«Ак мәчет» (Чаллы шәһәре)

Иртәнге 08:00дә балалар өчен Коръән уку һәм ятлау буенча конкурс үткәреләчәк. Остазлар Коръән ятлауны һәм укуны, шулай ук 29нчы һәм 30 нчы җүз буенча тәҗвидне белүне тикшерәчәкләр

Белешмәләр өчен телефон: +7 (986) 719-74-06; +7 (960) 084-94-75.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана