Мөфти Әфганстан Голәмәләре делегациясе белән очрашты

27 декабрь 2018 ел 13:58
Мөфти Әфганстан Голәмәләре делегациясе белән очрашты

Бүген мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә Әфганстан Голәмәләр шурасы рәисе Сәид Сәлахетдин Һашими җитәкчелегендәге делегация белән очрашты. Кунаклар Болгар ислам академиясе мәйданчыгында узган "II Болгар укулары: "Ислам дөньясында яңарыш процесслары: дини мирас һәм хәзерге заман" дип исемләнгән халыкара конференциядә катнашырга килгәннәр һәм беренче тапкыр делегация белән Татарстан мөфтие 24 декабрь көнне күрешеп танышырга өлгергән иде. Бүген Камил хәзрәт аларны Татарстан башкаласында кабул итте. Делегация составына кергән Голәмалар шурасы әгъзалары Абдул Саттархан Хәят, Нәҗибулла Мөхәммәд Азим, М.Сулиман Нәссари шулай ук республикабыз мөфтие белән фикер алышуда катнаштылар. 

Очрашу барышында кунаклар татарларда ислам дине тарихы, Татарстанда мөселманнарның яшәеше турында бай мәгълүматлар алды. Татарстан мөфтие Идел буенда яшәүче халыкларның мөселман динен үз ирекләре белән кабул итүләре, беренче басма Коръәннең (Казан басмасы) Казанда басылуы турында сөйләде һәм кунакларга Диния нәзарәте бастырган Кәлам шәриф китабы, “Хозур” нәшрияты тарафыннан нәшер ителгән Мәрҗанинең алты томлык репринт басмасын һәм иске имляда дөнья күргән көндәлек бүләк итте. Камил хәзрәт Татарстан өммәтенең яшәеше, мөселман мәгърифәтчелегенең һәм архитектураның үсеше, күпбаскычлы мөселман мәгариф системасы белән таныштырды.

Әфганстан Голәмәләре Татарстанда ислам диненең күпкырлы үсешенә шатлануларын белдерделәр. Кунаклар Татарстан ислам уку йортларын тәмамлаган чыгарылыш шәкертләрен Әфганстанда укырга чакырырга һәм киләчәктә Әфганстанда мөгаллимлек эшенә җәлеп итәргә ниятләре барлыгын җиткерделәр. "II Болгар укулары: "Ислам дөньясында яңарыш процесслары: дини мирас һәм хәзерге заман" дип исемләнгән халыкара конференциядә катнашып, алар Болгар ислам академиясендә һәм Россия ислам институтында докторантларның югары әзерлекле булуларына инануларын әйттеләр. Моннан тыш, Әфганстан студентларын Болгар ислам академиясенә магистратурага һәм аспирантурага җибәрергә теләүләрен җиткерделәр. Очрашуның төп өлеше Әфганстанда Әбу Хәнифә исемендәге ислам тикшеренүләре үзәге ачу хакында барды. Татарстан мөфтие әлеге ачылачак үзәккә “Хозур” нәшриятында дөнья күргән басмаларны бүләк итте. Камил хәзрәт әлеге китапларның һәрберсенә тукталып үтте һәм аларны бүгенге көндә куллану, голәмәләр шурасы һәм фәтвалар әзерләү эшендә файдалану әһәмиятенә һәм Мәрҗанинең күпкырлы дини эшчәнлегенә тукталды. "Имамның хезмәтләре бар ислам дөньясына киң тарала һәм хаклы рәвештә мөселман дин гыйлеменең хәзинәсен баетуга бәһасез өлеш кертә. Тарих, фәлсәфә, дин тәгълиматы, этнография, археография, көнчыгыш белеме, педагогика... Шушы өлкәләрнең барысында да ул бай мирас туплап калдыра", – диде ул.

Әфганстан Голәмалар шурасы делегациясе белән очрашуда сүз шулай ук мөфтиятнең Коръән-хафизлар мәктәбе һәм Россиянең Коръән бастыру традицияләрен торгызу өлкәсендәге эшчәнлеге турында да барды.

Халыкара элемтәләр һәм чит ил партнёрлар белән бәйләнешләр үсеше Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте өчен өстенлекле юнәлешләрдән санала. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең мәдәни, рухи-мәгърифәт һәм социаль проектларны тормышка ашыруда бай тәҗрибәсенә ерак һәм якын чит илләрдән кызыксыну елдан-ел арта бара. Тәҗрибә уртаклашу, татар рухи мирасы һәйкәлләрен өйрәнү һәм кайтару – болар барысы да мөфтиятнең халыкара элемтәләрне тормышка ашырудагы максатлары.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана