2018 елда мөфтият 53 исемдәге китап бастырды

29 декабрь 2018 ел 12:00
2018 елда мөфтият 53 исемдәге китап бастырды

Традицион ислам кыйммәтләрен җиткерү максатында алып барылган нәшрият эшчәнлеге Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең иң өстенлекле юнәлешләренең берсе булып тора. Әлеге эшчәнлек “Хозур” нәшрият йорты тарафыннан тормышка ашырыла. 2018 елгы нәтиҗәләр буенча мөселманнарның аң-белемен, өммәтнең интеллектуаль мөмкинлекләрен һәм традицияләрен күтәрү, укуга халыкның кызыксынуын арттыру өчен Нәшрият тарафыннан әзерләнеп 53 исемдәге төрле китап дөнья күрде. Аларның гомуми тиражы 212 932 данәне тәшкил итте. Басмаларның төп өлеше (гомуми санның яртысына якыны) классик мөселман һәм татар дини-илаһият мирасына караган хезмәтләрне тәшкил итә һәм Әбу Хәнифә, Матуриди, Тәхави, әл Газнави, Ш.Мәрҗани, Р.Фәхретдин, К.Насыйри, Ә.Максуди, Г.Карабаш һ.б. авторларның хезмәтләреннән тора. 

Мөфтият һәм “Хозур” нәшрият йорты эшчәнлегенең тагын бер мөһим эш юнәлеше булып дәреслекләр һәм уку-укыту басмалары нәшер итү тора. Узып баручы елда мәдрәсәләр, югары уку йортлары, имамнар өчен 21 уку һәм методик әсбап, киң катлам укучылар өчен исламның хакыйкый традицияләрен һәм гореф-гадәтләрен аңлатучы фәнни-популяр китаплар нәшер ителде. Шунысы әһәмиятле, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте шактый игътибарны ислам динен аңлауда беренче адымнарын ясаучыларга юнәлтә. Алар өчен “Хозур” нәшрияты фикъһе, гакыйдә, сира һәм башка фәннәргә караган китаплар әзерләп дөньяга чыгарды. Мисал өчен, быел «Ислам в 75 уроках», «Ислам дине нигезләре», «Расскажи мне об Исламе», «Ислам турында сөйләшик», «Сорок основных хадисов ханафитского мазхаба о вопросах поклонения» һәм башка татар һәм рус телләрендә китаплар нәшер ителде. 2018 елда бастырылганнар рәтенә шулай ук ислам тарихы буенча хезмәтләр һәм сүзлекләр керә.

Дини әдәбияттан тыш, мөфтият актив рәвештә берничә медиапроектны да тормышка ашыра. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең басма массакүләм мәгълүмат чаралары татар һәм рус телләрендә төрле вакыт аралыгы белән дөнья күрәләр. Имамнар өчен махсус “Шура” альманахы татар телендә кварталга бер тапкыр нәшер ителә. 2018 елда альманахның әйдәп баручы темалары булып, рухи-әхлакый тәрбия бирү һәм Пәйгамбәрләр тарихы торды. “Дин вә мәгыйшәт” газетасы һәм рус телендә “Умма” газетасы үз битләрендә мөселман өммәтенең проблемаларын яктырталар. Зур кызыксыну белән газеталарны Татарстаннан читтә дә укыйлар.

Татарстан республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең иң масштаблы проектларының берсе булып “Хозур ТВ” тора. 2018 елда “Хозур ТВ” Татарстан Республикасын, Башкортстан Республикасын, Түбән Новгород, Оренбург һәм Мәскәү өлкәләрен колачлады. Аның эфирлары 4 кабельле челтәрдә чыга башлады: ПАО “Таттелеком”, «Уфа.Нет», «НэтБайНэтХолдинг», «Лайм Эйч Ди». «Хузур ТВ» һәм «Хузур ТВ Архив»ның Youtube-канал колачлагана аудитория саны 14,5 миллион кешене тәшкил итте. «Хузур ТВ» контентында "караулар" саны 54 миллионнан артып китә. Моннан тыш, быел телеканал эфирга татар телендә 10 яңа телетапшыру чыгарды: «Мөслимә», «Балам-багалмам», «Мең дә бер хәзинә», «Әкиятләр иле», «Сабыйлар», «Гаилә дәресләре», «Бәрәкәт», «Шифа», «Тәмле булсын!», «Хәерле сәгатьтә». Рус телендәге тапшырулар: «Дорога к себе», «Здоровье семьи», «Важный гость», «Юный шеф». “Хузур ТВ” эшчәнлеге Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан берничә тапкыр билгеләп үтелде. Шулай ук, быел телеканал «Просто о главном» роликлар циклы өчен «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме милли премиясен алды.

2018 елда үзенең югары медиарейтингларын чираттагы тапкыр «Islam-today.ru» мәгълүмати-аналитик порталы да раслады – агымдагы елда сайтка керүчеләр саны 26 600 000нән артып китте, үсеш 1 900 000не тәшкил итә. Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең “Хозур” нәшрияты тарафыннан социаль челтәрләрдә шулай ук экстремизм күренешләрен булдырмый калуга караган эшчәнлек актив алып барыла. Бүгенге көндә интернетта 13 тематик бит һәм төркем эшли, язылучыларның гомуми саны 2018 елда 1 397 000 кешегә җитте, үсеш – 407 201 кеше.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана