Яман шеш белән көрәшүче Гүзәлне дәвалауга 225 мең сумнан артык акча җыелды

09 гыйнвар 2019 ел 17:20
Яман шеш белән көрәшүче Гүзәлне дәвалауга 225 мең сумнан артык акча җыелды

“Зәкят” хәйрия фонды авыру балаларга ярдәм йөзеннән оештырылган “Без синең белән!” хәйрия акциясен дәвам иттерә. Әлеге акция кысаларында 6 яшьлек Гүзәл Ногманованы дәвалауга акча җыю игълан ителде. Сабыйда – баш мие яман шеше. Шушы кыска гына гомере эчендә ул барлыгы биш операция кичергән. Инсульт булып, уң як гәүдәсен паралич суккан, уң күзе сукырайган... 

Бүген Гүзәл табибларның даими күзәтүе астында. Әмма гадәти нурланыш белән дәваларга ярамый. Күрү сәләтен саклап калу өчен, нәкъ менә Протон терапиясен кулланырга кирәк. Табиблар, бу ысул бик нәтиҗәле, яман шеш үсешен озакка, хәтта гелгә дә туктата ала, өстәмә зарарлар да азрак булачак, дип ышандыра.

Гүзәлне Мюнхен шәһәрендәге Ринекер протон терапиясе клиникасында дәвалануга чакырганнар инде. Тик моның өчен шактый зур сумма – 71 мең евро, ягъни 5 миллион 350 мең сум күләмендә акча кирәк. Хәзерге вакытта барлыгы 225 мең 290 сум җыелган. Кызның гомерен саклап калуда һәр минут кадерле. Мондый авыр чакта 10 сум да, 100 сум да сизелерлек өлеш кертә ала.

Хөрмәтле дин кадәшләребез, әгәр сезнең игелек кыласыгыз һәм кечкенә иңнәренә бик зур сынаулар төшкән Гүзәлгә ярдәм кулы сузасыгыз килсә, ЗАКЯТ сүзен язып, 7715 номерына SMS җибәрегез! Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин. (Әлмәтов И.М. картасы). Өстәмә мәгълүматны Татарстан Диния Нәзарәтенең “Зәкят” Хәйрия фондында (843) 225-33-22 номеры буенча шалтыратып белергә була.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана