2018 елда Татарстан мөфтие 19 тапкыр чит илләргә һәм регионнарга чыкты

29 декабрь 2018 ел 13:37
2018 елда Татарстан мөфтие 19 тапкыр чит илләргә һәм регионнарга чыкты

2018 елда Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин эш сәфәре белән чит илләргә 9 тапкыр чыкты, болар аерым алганда Төркия, Согуд Гарәбстаны, Казахстан, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Иордания, Кыргызстан, Мисыр дәүләтләре. Моннан тыш, республика мөселманнары башлыгы Россия төбәкләренә 10 тапкыр барып кайтты, шул исәптән Түбән Новгород, Иваново өлкәләре, Карачай-Черкесс, Чувашия, Дагыстан, Башкортстан республикаларына һ.б. Сәфәрләргә ул Татарстандагы дини вәзгыять һәм Диния Нәзарәтенең күпкырлы тәҗрибәсе белән уртаклашу өчен чакырылды.

Шушы ук максатларда чит ил һәм төбәкләрдән килгән мәртәбәле кунаклар белән очрашулар Казанда, Диния Нәзарәте резиденциясендә дә узды. Барлыгы шундый 40 рәсми очрашу үткәрелде. Мөфти белән күрешүгә төрле илләрнең ислам галимнәре һәм фән эшлеклеләре, дәүләт һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләре, илчеләр, мөфтиләр, татар оешмалары рәисләре, журналистлар һ.б. килде. Франция, Бангладеш, Төркия, Мисыр, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Бөек Британия, Германия, Болгария, Бельгия һ.б. дәүләтләрдән килгән кунакларга Татарстан мөфтие Россиядә ислам тарихы, күпмилләтле җәмгыятьтә татулык тәҗрибәсе, нәзарәтнең күпкырлы эшчәнлеге, динара мөнәсәбәтләр турында сөйләде. Казанда үткән иң истәлекле очрашу булып тарихка Россия дин әһелләренең илебез Президенты В.В.Путин белән күрешеп сөйләшү булды. Очрашу ике сәгать дәвам итте һәм ил башы Россия мөселманнарын бөтендөнья исламының аерылгысыз бер өлеше итеп күрергә теләвен җиткерде.

2018 елда Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин 16 фәнни җыенда катнашып, Шиһабедин Мәрҗани калдырган фәнни хәзинә, татар дини-илаһият мирасының бөтендөнья мөселман мәдәниятендә тоткан урыны, Россиядә ислам үсеше, Татарстанда ислам мәгарифе өлкәсендәге казанышлар, мөфтиятнең дини экстремизмга каршы тору эшчәнлеге һәм башкалар турында тәфсилләп сөйләде.

Моннан тыш, Татарстан мөфтие гыйлем тарату һәм мәгариф эшчәнлеген дә актив алып барды. Узып баручы елда ул гакыйдә һәм имам Әбү Хәнифәнең хәдисләр җыентыгы буенча КФУда ачык лекцияләр, Казан мәчетләрендә һәм “Мөхәммәдия” мәдрәсәсендә дәресләр алып барды.

Быел шулай ук хәзрәтнең җәмәгатьчелекнең төрле төркемнәре белән дә очрашулары күп булды. Мисал өчен, ул Татарстанда эшләп килүче барлык төзәтү колонияләрен дә йөреп чыгып, һәрберсендә җәзага тартылган мөселманнарга вәгазь укыды, 7 тапкыр мөселман яшьләре һәм балалар белән, республиканың Чистай, Чаллы, Алабуга, Биектау, Буа, Әлмәт, Чүпрәле, Актаныш, Түбән Кама, Балтач мөселманнары, Татарстан хаҗилары, журналистлар, мөселман эшмәкәрләре белән очрашты, республиканың барлык казыятләрен йөреп чыкты.

2018 елда мөфти Татарстанның Суд департаменты Идарәсеннән “РФ Югары Суды каршындагы Суд департаментына 20 ел” медале, “Ярдәм” милли ислами хәйрия фондының медале, Саратов өлкәсе Мәгариф министрлыгы каршындагы Иҗтимагый советының “Мәгариф эшчәнлеге өчен” медале белән бүләкләнде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана