Мөхтәсибәтләрдә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары төгәлләнде

09 гыйнвар 2019 ел 15:22
Мөхтәсибәтләрдә балалар өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары төгәлләнде

Татарстан мөхтәсибәтләрендә кышкы каникуллар вакытында мәктәп укучылары өчен оештырылган рухи-сәламәтләндерү чаралары төгәлләнде. Аерым алганда, Бөгелмәнең Үзәк мәчетендә ислам нигезләренә 6-12 яшьләрдәге балалар төшенде. Алар сәламләү, ашау-эчү әдәпләре белән танышты, әти-әниләргә карата нинди мөнәсәбәттә булырга кирәклегенә өйрәнде. Сабыйлар Коръән сүрәләре, догалар ятлады. Дәресләрне Бөгелмә мәчетләре хәзрәтләре һәм Урыссуның «Фәнис» мәдрәсәсе шәкертләре алып барды. Курслар тәмамлангач, балалар күмәкләшеп кинотеатрга юл тотты – биредә алар мультфильм карады.

Шундый ук курслар Түбән Кама мәчете каршындагы «Ихлас» рухи-әхлакый тернәкләндерү үзәгендә оештырылды. Алты көн дәвамында малайлар тимераякта, чана-чаңгы шуды, саф һавада футбол һәм башка хәрәкәтчән уеннар уйнады. Шулай ук әхлак, ата-анага карата хөрмәт, тәкъвалык кебек мөһим мәсьәләләрне колачлаган рухи әңгәмәләрдә катнашты. Ял программасында заманча күңел ачу чаралары да булды – әйтик, балалар күмәкләшеп  мультфильм карарга кинотеатрга барды.

Кайбыч мөхтәсибәтендә кышкы каникуллар вакытында рухи-сәләмәтләндерү үзәкләре Олы Кайбыч, Кошман һәм Коланга авыллары мәчетләрендә эшләде. Әлеге курслар кысаларында балалар Коръән сүрәләре өйрәнде, төрле уеннарда һәм интеллектуаль ярышларда катнашты. Олы Кайбыч авылы мәчетендә, кышкы курсларның тәмамлануы уңаеннан, балаларга  чәй өстәле әзерләнде, уеннар оештырылды һәм бүләкләр өләшенде. Кайбыч районы мөхтәсибәте әлеге чараны оештыруга ярдәм иткән Җиһангәрәев Искәндәр Рөстәм улына тирән ихтирамын һәм олы рәхмәтен белдерә.

Искәртеп узыйк: кышкы каникуллар чорында республикабызның 16 мәчетендә кызлар һәм малайлар өчен мәктәп укучылары өчен рухи-сәламәтләндерү чаралары оештырылды. Белем алу һәм күңел ачу программасына мастер-класслар, викториналар, шахмат буенча турнирлар, конкурслар, Коръән буенча дәресләр, Кәлам Шәриф уку һәм ятлау буенча ярышлар, тимераякта, чаңгыда шуу кертелде.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана