Нәзарәт чыгарган Коръән басмалары Төркиядә югары бәяләнде

09 гыйнвар 2019 ел 18:13
Нәзарәт чыгарган Коръән басмалары Төркиядә югары бәяләнде

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 3 нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең рәсми делегациясе Төркиядә эшлекле очрашуларны дәвам итеп, Коръән басмаларын тикшерү буенча Төркия Комиссиясе башлыгы Госман Шаһинда булдылар. Әлеге чарада Татарстан мөфтияте тарафыннан бастырылган Коръәннәргә комиссиянең профессиональ уңай бәясе бирелде. Үз чиратында, Госман бәй Коръәннең 10 кыйраәте буенча Шиһабетдин Мәрҗанинең билгеле хезмәтенә карата үзенең тирән кызыксынуын белдерде – дин эшлеклесе әлеге тема буенча фәнни-тикшеренү эше алып бара. Шуңа күрә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге делегация аңа истәлеккә Мәрҗанинең алты томлык хезмәтләрен бүләк итте. 

Моннан тыш, Татарстан делегациясе Төркиянең дин эшләре министры Әли Эрбашта да булды. Очрашуда катнашучылар мөфтиятнең берничә проектын тормышка ашыру буенча фикер алыштылар, шул исәптән Төрек министрлыгы белән бергәлектә башкарылачак эшләр хакында да сүз барды. Шул ук вакытта Камил хәзрәт Сәмигуллин ел саен Рамазан аенда Татарстан Республикасына килә торган Коръән-хафизлар һәм Корбан бәйрәме көннәрендә халыкның мохтаҗ катламын ит белән тәэмин иткән өчен мөселманнар исеменнән Али бәйгә рәхмәтен белдерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана