Җәлил хәзрәт читтән торып уку бүлеге шәкертләренә нәсыйхәтләрен җиткерде

10 гыйнвар 2019 ел 10:13
Җәлил хәзрәт читтән торып уку бүлеге шәкертләренә нәсыйхәтләрен җиткерде

Мәдрәсә шәкертләре күренекле хәзрәтләр, халкыбызның атаклы танылган шәхесләре, иҗат кешеләре белән очрашуларны көтеп алалар. Мондый чаралар җанлы аралашу, үзеңне кызыксындырган сорауларга җавап табу белән үзенчәлекле. Ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге мәдрәсәдә читтән торып уку бүлеге шәкертләре белән очрашуга күренекле остазыбыз, Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев килде. Ул шәкертләр каршында вәгазь сөйләде һәм алар тарафыннан бирелгән күп кенә сорауларга җавап бирде.

Җәлил хәзрәт авылда имам-хатыйб, районда имам-мөхтәсиб, Татарстанның баш казые буларак, үз тәҗрибәсеннән чыгып кайбер нечкәлекләр хакында бәян кылды. Диннең торышына бәя биргәндә ул нәкъ менә имамчылык вазыйфасын алган кешенең өстендә булган җаваплылыкка басым ясады. Җәлил хәзрәт шулай ук динебездә мөһим булган кагыйдәләргә тукталды. Гыйбадәт, никах, әхлакый мәсьәләләргә басым ясап китте. Шәкертләрнең саны елдан-ел арта бара. Йөздән артык шәкертләр төрле төбәкләрдән (Самара, Ульян, Чувашия, Киров, Мәскәү, Свердловск, Башкортстан, Пермь, Мари-Эль һ.б.) гыйлем алу нияте белән килгәннәр.

Җәлил хәзрәтнең чыгышын зал тутырып очрашуга килгән шәкертләр игътибар белән тыңлады. Аның гади тормыштан алынган мисаллар белән баетылган зур чыгышы шундый тирән гыйлемле дин әһелләре белән аралашуга сусаган шәкетләр өчен бик файдалы булды. Мәдрәсә мөдире Ильяс хәзрәт Җиһаншин Җәлил хәзрәткә мәдрәсә мөгаллимнәре, шәкертләр исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана