Журналистлар өчен «Оедым мин ошбу имамга...» конкурсы дәвам итә

15 март 2019 ел 16:00
Журналистлар өчен «Оедым мин ошбу имамга...» конкурсы дәвам итә

2019 ел башында Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте журналистлар өчен “Оедым мин ошбу имамга...” дип исемләнгән иҗади эшләр конкурсы игълан итте. Конкурс җәмгыятьтә имамнарны борчыган мәсьәләләргә игътибарны җәлеп итү, дин әһелләренең абруен күтәрү максатыннан үткәрелә. Бәйге мәчет имамнарының эшчәнлеген уңай яктыртуга юнәлдерелгән.

Конкурс нәтиҗәсендә иң яхшы 5 иҗади эш билгеләнәчәк. Авторларның хезмәтләре киләсе номинацияләрдә бәяләнәчәк: «Иң яхшы телевизион материал», «Иң яхшы радиорепортаж», «Басма чарада иң яхшы язма», «Иң яхшы интернет-язма», «Иң яхшы фото/видеоретортаж». Һәр номинациядә бер җиңүче һәм призерлар (2,3 урын) билгеләнәчәк - аларга дипломнар һәм АКЧАЛАТА ПРЕМИЯЛӘР тапшырылачак.  "Иң яхшы фото/видорепортаж" номинациясендә бер җиңүчене билгеләү күздә тотыла. 
Конкурста рус яки татар телендә чыккан материаллар катнаша ала. Шунысы үзенчәлекле, бер автор конкурста берничә номинациядә катнашырга мөмкин.

Гаризалар 2019 елның 1 июленә кадәр Казан, Габдулла Тукай урамы, 38 йорт, ТР МДН матбугат хезмәтендә кабул ителә. Катнашып калырга ашыгыгыз, дуслар!

Конкурсның нигезләмәсе белән түбәндә танышырга мөмкин.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана