Мөфти Әнкарада «Дийанет» телеканалы җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында сөйләште

10 гыйнвар 2019 ел 15:11
Мөфти Әнкарада «Дийанет» телеканалы җитәкчелеге белән хезмәттәшлек турында сөйләште

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның дүртенче көнендә, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге рәсми делегациясе Төркиягә эшлекле сәфәре кысалырында Әнкарада ТРТ «Дийанет» телеканалында булды. Биредә Татарстан мөселманнары башлыгы «Haber» тапшыруына интервью бирде.

Делегацияне ТРТ «Дийанет» генераль директоры, Төркиянең дин эшләре Министрлыгы каршындагы дини басмалар җитәкчесе Фатыйх Курд каршы алды. Шунысын билгеләп узарга кирәк: Фатыйх бәй үзе дә 2018 елда уздырылган KazanSummit кысаларында Диния Нәзарәте оештырган чарада катнашу өчен Казанга килгән иде. Интервьюдан соң аерым очрашып җитәкчеләр исламны массакүләм мәгълүмат чараларында чагылдыру тәҗрибәсе, шулай ук бу өлкәдә үзара хезмәттәшлек турында сүз алып бардылар. Камил хәзрәт Сәмигуллин Татарстан мөфтиятенең медиапроектлары, аерым алганда, «Хозур» мөселман телевидениесе хакында тәфсилләбрәк сөйләде. Әлеге телеканал Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең иң масштаблы проектларының берсе булып тора. 2018 елда “Хозур ТВ” Татарстан, Башкортстан республикаларын, Түбән Новгород, Оренбург һәм Мәскәү өлкәләрен колачлады. «Хузур ТВ» һәм «Хузур ТВ Архив»ның Youtube-канал колачлаган аудитория саны 14,5 миллионга җитте. «Хузур ТВ» контентында “караулар" саны 54 миллионнан артып китте. Телеканалның эшчәнлеге узган елда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов тарафыннан берничә тапкыр билгеләп үтелде. 2018 елда  «Хузур ТВ» «Россия-Ислам дөньясы» стратегик караш төркеме милли премиясенә лаек булды.

Татарстан делегациясен «Дийанет» эшчәнлеге белән якыннан тыныштырдылар, кыска гына экскурсия үткәрделәр. «Дийанет» үз эшчәнлен дәүләт системасына кушылып башкара һәм җәмгыятьне дини-әхлакый яктан тәрбияләү өчен җавап бирә. Исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау өчен ул фильмнар чыгара, үз телевидениесен һәм сайтларын эшли, газеталарын бастыра.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана