ТР мөфтие Төркия Диянәтенең Вакф фонды җитәкчесе белән очрашты

10 гыйнвар 2019 ел 18:49
ТР мөфтие Төркия Диянәтенең Вакф фонды җитәкчесе белән очрашты

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендәге рәсми делегациясе Төркия Республикасына эшлекле сәфәре кысалырында Әнкара дәүләт университетында булды һәм илаһият (теология) факультеты эшчәнлеге белән танышты. Делегацияне әлеге факультетның деканы доктор Исмәгыйль Хаккы Унал каршы алды. Очрашу барышында Камил хәзрәт мөселман мәгариф системасын үстерү буенча Татарстан мөфтиятенең тәҗрибәсе турында сөйләде. Ул республикада 9 мәдрәсә, Россия ислам институты һәм Болгар ислам академиясе эшләвен, аларда 220 мөгаллим укытуын һәм 4 меңнән артык шәкерт белем алуын билгеләп үтте. Болгар ислам академиясе ачылганнан соң, Татарстанда дини мәгариф системасы тулысынча формалашып бетте, ул хәзер дүрт баскычтан тора: мәчет каршындагы курслар – мәдрәсә – институт – академия, дип ассызыклады ТР мөфтие. Исмәгыйль  Хаккы Унал, үз чиратында, вузда илаһият фәнен укыту ысуллары һәм университетның төрле белем бирү программалары хакында мәгълүмат ирештерде. Очрашу истәлеге итеп Камил хәзрәт аңа Шиһабетдин Мәрҗанинең Татарстан мөфтияте тарафыннан бастырылгын алты томлык хезмәтләрен бүләк итте.

Кич белән ТР мөселманнары Диния нәзарәте вәкилләре шулай ук Төркия Диянәтенең Вакф фондында булды. Биредә фондның җитәкчесе Саваш Полат белән очрашу уздырылды. Очрашуда сүз социаль проектларны гамәлгә ашыру, ислам финансларын җәлеп итү, шулай ук халык арасында агарту эшләре алып бару  турында барды. Моннан тыш, Камил хәзрәт «Татарстан Республикасы вакфы» фонды эшчәнлеге белән таныштырды.

Искәртеп узыйк: бүген Татарстан мөфтияте делегациясе Әнкарада ТРТ «Дийанет» телеканалында булды. Биредә Татарстан мөселманнары башлыгы турыдан-туры эфирда «Haber» тапшыруы сорауларына җавап бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана