Төркиянең "IRCICA" үзәгендә Мәрҗани мирасы турында фикер алыштылар

11 гыйнвар 2019 ел 14:42
Төркиянең "IRCICA" үзәгендә Мәрҗани мирасы турында фикер алыштылар

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның бишенче көнендә, Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Төркиягә эш сәфәре кысаларында, Истанбулда IRCICA Ислам тарихы, сәнгате һәм мәдәнияте тикшеренү үзәге генераль директоры Халит Ирэн белән очрашты. Очрашу барышында алар күренекле татар дин галиме Шиһабетдин Мәрҗаниның ислам дөньясында тоткан роле һәм урыны, шул исәптән, аның «Вафият әл-әсләф...» китабы турында фикер алыштылар. Хәзерге вакытта үзәктә галимнең әлеге хезмәте буенча фәнни-тикшеренү эше алып барыла. Халит бәй мөфтигә китапның икенче нөсхәсен эзләү нәтиҗәләрен бәян итте. Камил хәзрәт, үз чиратында, ТР мөселманнары Диния нәзарәте 2018 елда Мәрҗаниның тууына 200 ел тулу уңаеннан башкарган эшләр хакында сөйләде. Бу өлкәдә иң зур казаныш булып “Хозур” нәшрият йортында Мәрҗани хезмәтләренең репринт-басмасын нәшер итү булды. Галимнең алты томлык җыентыгы үз эченә танылган “Хакк әл-мөбин фи мәхәсин әудаг әд-дин”, “Хизәмәт әл-хәвәши ли-идәхәт әл-гәвәши”, “Мөстәфәд әл-әхбәр фи әхвәл Казан вә Болгар”, “Нәзурәтел-хак фи фәридатил-гыйшәэи вә ин ләм йагыйбиш-шәфәкъ”, “Китаб әл-хикмәт әл-бәлига әл-җәниййа фи шәрех әл-гакаид әл-хәнәфиййә", "Китаб әл-фәваид әл-мөхиммә” китапларын туплады. 

Очрашу ахырында Халит бәй Татарстан мөфтиенә Коръәннең түбәндәге аяте язылган шамаил бүләк итте: «Әй, адәм балалары! Без сезне бер ир, бер хатын итеп яраттык. Бер-берегезне өйрәнсен өчен, сезне халыкларга вә кабиләләргә аердык» (49:13).

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана