"Тынычлык" мәчетендә Коръән уку бәйгесе үтте

14 гыйнвар 2019 ел 09:17
"Тынычлык" мәчетендә Коръән уку бәйгесе үтте

Җөмәдәл-әүвәл аеның 7 нче көнендә Казанның “Тынычлык” мәчетендә Коръән уку бәйгесе үтте. Әлеге ярыш мәхәллә мәчетенә йөрүче балалар арасында узды. Бәйгедә катнашкан яшүсмерләрнең Коръән-Кәримне уку, өйрәнү, ятлау күнекмәләренә Татарстан мөфтие дә үз бәясен бирде.

Бәйгедә Казанның Тынычлык бистәсендә яшәүче һәм Коръән укырга өйрәнүче егермегә якын бала катнашты. Алар барысы да мәртәбәле жюри алдында мөселманнарның Изге Китабын ни дәрәҗәдә белүләрен күрсәтте. Катнашучылар зур критерийлар белән бәяләнсә дә, алар сынатмадылар, сан ягыннан гына түгел, гыйлемлелек дәрәҗәсе буенча да матур нәтиҗә күрсәттеләр.

Төрле номинацияләрдә катнашып, җиңү яулаган дистәгә якын балага истәлекле бүләкләр тапшырылды. Ин шә Аллаһ, киләчәктә татар халкында яңа Коръән-хафизлар буыны тәрбияләнеп чыгуда Тынычлык мәхәлләсе күркәм өлеш кертүчеләрдән булыр!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана