“Зәкят” фонды Гүзәл Ногманованы дәвалауга 250 мең сум җыйды

14 гыйнвар 2019 ел 16:29
“Зәкят” фонды Гүзәл Ногманованы дәвалауга 250 мең сум җыйды

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды яман шеш белән көрәшүче алты яшьлек Гүзәл Ногманованы дәвалауга акча җыю төгәлләнү турында игълан итә. Фонд мәрхәмәтле кешеләр ярдәме белән кирәкле 5 миллион 350 мең сумның 250 мең сумын җыйды – акча җыюда башка фондлар да катнаша.  

Искәртеп үтик: кечкенә Гүзәлдә – баш мие яман шеше. Шушы кыска гына гомере эчендә ул барлыгы биш операция кичергән. Инсульт булып, уң як гәүдәсен паралич суккан, уң күзе сукырайган... Бүген Гүзәл табибларның даими күзәтүе астында. Әмма гадәти нурланыш белән дәваларга ярамый. Күрү сәләтен саклап калу өчен, нәкъ менә Протон терапиясен кулланырга кирәк. Табиблар, бу ысул бик нәтиҗәле, яман шеш үсешен озакка, хәтта гелгә дә туктата ала, өстәмә зарарлар да азрак булачак, дип ышандыра. Мюнхен шәһәрендәге Ринекер протон терапиясе клиникасында Гүзәлне дәвалануга чакырганнар.

 «Зәкят» хәйрия фонды һәм Ногмановлар гаиләсе Гүзәлгә акча җыюда катнашкан һәркемгә зур рәхмәтен белдерә!

Исегезгә төшерәбез:  «Зәкят» фондында 70кә якын бала дәвалану өчен үз чиратын көтә. Аерым алганда, хәзерге вакытта ДЦПдан интегүче сигез яшьлек Мәрьям Сафинага ярдәм итеп була. Моның өчен ЗАКЯТ сүзен язып, буш ара калдырып һәм күчереләсе сумманы күрсәтеп (мәсәлән: ЗАКЯТ 300), 7715 номерына SMS җибәрергә кирәк! Акчаны шулай ук 639002629014626229 номерлы Сбербанк картасына күчерергә мөмкин. (Әлмәтов И.М. картасы).

Алты яшьлек Азат Гайнанов та ярдәмгә мохтаҗ. Сабыйда – шулай ук ДЦП.  Азатка ярдәм итү өчен САДАКА сүзен язып, буш ара калдырып һәм күчереләсе сумманы күрсәтеп (мәсәлән: САДАКА 300), 7715 номерына SMS җибәрергә мөмкин.

Руслан Туголуковта - баш мие кан тамырлары җитешсезлеге. Сабыйга ярдәм итәсегез килсә, KAZAN сүзен язып, буш ара калдырып һәм күчереләсе сумманы күрсәтеп (мәсәлән: KAZAN 300), 3116 номерына SMS җибәрегез!

Моннан тыш, «Зәкят» хәйрия фонды Добро mail.ru. мәйданчыгында ун яшьлек Әмир Фәтхелисламовка кул белән идарә итеп була торган кресло-коляска сатып алу өчен акча җыю игълан итте. Әмиргә биредә ярдәм итеп була.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана