Мөфти – Мәдәни мирас объектларын саклау Комитетының гомуми коллегиясендә

14 гыйнвар 2019 ел 16:39
Мөфти – Мәдәни мирас объектларын саклау Комитетының гомуми коллегиясендә

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 8 нче көнендә, Татарстан Республикасының Мәдәни мирас объектларын саклау комитетының гомуми коллегия утырышы узды. Җыелышны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды, мәртәбәле кунаклар арасында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да катнашты. Утырышка видеоконференция режимында муниципаль районнар һәм шәһәр округлары башлыклары да кушылды.

Коллегия утырышы “Татарстан Республикасында 2018 елда мәдәни мирас объектларын саклап калу, файдалану, популярлаштыру һәм дәүләт тарафыннан саклау буенча башкарылган эшләр һәм 2019 елга бурычлар” темасына багышланды.

ТР Мәдәни мирас объектларын саклау комитеты һәм ТР мөселманнарының Диния Нәзарәте борынгы мәчетләрне төзекләндерү өлкәсендә тыгыз багланышларда тора. Республика мөселманнары башлыгы Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм ведомство рәисе Иван Гущин арасында дини мирас архитектура объектларын төзекләндерүне гамәлгә ашыру буенча берничә очрашу узды.

"Татар-информ" МА, ТР Президенты матбугат хезмәте фотосы кулланылды

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана