Татарстан һәм Кемерово мөфтиләре күреште

14 гыйнвар 2019 ел 18:22
Татарстан һәм Кемерово мөфтиләре күреште

Бүген Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Кемерово өлкәсе мөфтие Таһир хәзрәт Бикчәнтәев белән очрашты.

Очрашу мөфтиятләр арасындагы хезмәттәшлекне ныгыту мөмкинлекләрен караудан башланып китте. “Хозур ТВ” телеканалының Россия төбәкләренә чыга башлавы, шул исәптән Себер мөселманнарының да беренче мөселман телевидение тапшыруларын интернет аша көтеп алулары турында әйтелде. Киләчәктә, хезмәттәшлекне дәвам итеп, Кемерода шулай ук “Хозур ТВ”ны зәңгәр экраннар аша карау пакетына кертү тәкъдиме өстендә эшләргә килешенде. Моннан тыш, очрашуда сүз 
Болгар ислам академиясе базасында Бөтенроссия Голәмәләр шурасы турында да барды.

Очрашу ахырында Камил хәзрәт Сәмигуллин кунакка “Хозур” нәшриятында дөнья күргән соңгы басмаларны бүләк итте. Таһир хәзрәт Бикчәнтәев Казанда җылы кабул итүләре өчен Татарстан мөфтиенә рәхмәт сүзләрен ирештерде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана