Республика имамнары "Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә" буенча фикер алыша

15 гыйнвар 2019 ел 11:55
Республика имамнары "Гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмә" буенча фикер алыша

Бүген Болгар ислам академиясе базасында Татарстан имам-мөхтәсибләре өчен ике көнлек квалификация күтәрү курслары башланды. Республиканың барлык 48 мөхтәсибәте башлыклары мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә, голәмәләр һәм казыйлар катнашында тарихи җирдә имамнар өчен ТР мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан әзерләнгән төп документ – “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар үткәрү турында Нигезләмә” турында фикер алышу һәм аңа  кертелгән үзгәрешләрне раслау өчен җыелды. Имамнарның дини эшчәнлеген стандарлаштыруны күздә тоткан Нигезләмә 2014 елда әзерләнде һәм имамнар эшендә кулланыла башлады, әмма Татарстанда дини һәм иҗтимагый өлкәдәге көнүзәк вәзгыятьне исәпкә алып, төзәтмә кертү зарурияте килеп чыккан саен, шул исәптә 2018 ел дәвамында да, өстәмәләр кертү өстендә эш алып барылды. Нигезләмәгә үзгәрешләр кертү өчен Диния Нәзарәтендә, составына шәригать өлкәсе белгечләре, казыйлар, голәмәләр кергән эшче төркемнәр булдырылды. Бу юлы документта җомга намазларын, гает намазларын, мәетне озату, исем кушу йолаларын, ифтарлар уздыру, никах һәм талак тәртипләре һ.б. турындагы бүлекләр бүгенге чынбарлыкны исәпкә алып үзгәрешләр кертү максат итеп куелган иде.

Квалификация күтәрү курслары Нигезләмәгә кертелгән үзгәрешләр буенча ачык фикер алышулар һәм белемнәрне ныгытучы практикумнар форматында уза. Мисал өчен, бүген голәмәләр һәм казыйлар гакыйдә һәм документның иң зур бүлеге – гыйбадәт буенча консультацияләр үткәрделәр. Чара барышында, шул исәптән, җәмәгать, гает һәм җомга намазлары үткәрү, хөтбә һәм вәгазь төзелеше, җеназа намазы һәм мәет күмү тәртипләре, каберләрне зиярәт кылу, ураза тоту, сәдака бирү һәм зәкят түләү, исем кушу, хаҗ кылу һәм башкалар турында сөйләшү алып барылды. Курсларның икенче көнендә, иртәгә, имамнар “Мөгамәләт” (ислам хокукы нигезләре) бүлеге буенча фикер алышачаклар, гаилә мөнәсәбәтләренә караган сорауларны кузгатачаклар.

““Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар үткәрү турында Нигезләмә”не Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте Пленумы утырышында раслау планлаштырыла, ул 2019 елның 17 гыйнварында Болгар ислам академиясе базасында узачак. Шуннан соң әлеге документ һәм төзәтмәләр үз көченә керәчәк һәм Татарстанның барлык имамнарына җиткереләчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана