Татарстан мөфтие Кырымнан Казанга килеп укучы студентлар белән очрашты

18 гыйнвар 2019 ел 18:00
Татарстан мөфтие Кырымнан Казанга килеп укучы студентлар белән очрашты

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 12 нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә Камил хәзрәт Сәмигуллин Кырымнан Казанга килеп укучы студентлар белән очрашты. Алар Татарстан башкаласының төрле уку йортларында, аерым алганда, Казан инновация университетында укыйлар. Быел Кырымнан Татарстанда барлыгы илледән артык студент укый. Казанда мөселман яшьләре бар яктан уңай хис итә. Кардәшләребезнең аеруча дин кануннары кушканча яшәү мөмкинлекләре тудырылганы өчен мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинга рәхмәт сүзләрен әйтәсе килгән иде.

“Бүген җомга намазын кайсы мәчеттә укыдыгыз, кайсы кафеда тукландыгыз?” – шул рәвешчә хәл-әхвәл белешүдән башланып китте очрашу. Моннан тыш, студентлар мөселман мәхәлләләренең оешып эшләү тәртипләре, хәләл индустриянең үсеше, дини оешмаларның эшчәнлеге, республиканың милли үзенчәлекләренә кагылышлы сорауларын юлладылар. Алар хәтта мәчетләр салу, аларның финанслануы бәйле нечкәлекләрне үз төбәкләре белән чагыштырдылар. Моннан тыш, нәзарәтнең кунаклары сыйфатында килгән студентларны мөфтиятнең күп тармаклы үсеше кызыксындырды. Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин нәзарәт үз эшчәнлегендә динебезнең традицияләрен һәм өстенлекләрен аңлаешлы һәм популяр формада җиткерү өчен төрле ысуллар һәм алымнар куллана, медиа чаралары, социаль реклама, нәшрият, фильмнар төшерү, акцияләр, ачык бәхәсләр һәм лекцияләр оештырылуы турында сөйләп үтте.

Кырым кунакларын аеруча нәзарәтнең яшьләр өчен проектлары кызыксындырды. Мөфти аларга яшьләр сәясәте һәм Мөселман яшьләренең Кышкы һәм Җәйге форумнары, «Ислам. Беренче адымнар» бер көндә белем алу мәктәбе, «Яшь вәгазьче» дини конкурсы, «Кәгазьгә яңа тормыш бүләк ит» хәйрия акциясе, «Мөселман яшьләре фикерләшү клубы», «Мөслимәләр мәктәбе», төрле спорт чаралары хакында тулы мәгълүмат бирде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана