Нәзарәтнең Голәмәләр шурасында – яңа галимнәр

21 гыйнвар 2019 ел 09:35
Нәзарәтнең Голәмәләр шурасында – яңа галимнәр 

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы составы яңарды. Пленум карары нигезендә Голәмәләр шурасы әгъзалары итеп Казанның 15 күренекле дин әһелләре - Шәригать өлкәсендә белгечләр сайланды. ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы рәисе булып Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин тора.

Голәмәләр шурасы бүгенге заман мөселманнарын борчый торган фәнни-дини һәм социаль-икътисади мәсьәләләр буенча Хәнәфи мәзһәбе кысаларында шәригать карарлары (фәтвалар) чыгару максатын күз уңында тота. Әйтик, 2018 елда ТР МДН Голәмәләр шурасы эшчәнлеге “ТР мөселманнары Диния нәзарәте имам-хатыйблары тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар үткәрү турында Нигезләмә”не – эчтәлеге буенча традицион исламны саклау механизмы булып торган һәм Татарстан Республикасы имамнарының дини эшчәнлеген стандартлаштырган документны эшләп бетерүгә юнәлтелде. Аерым алганда, голәмәләр, һөнәри экспертизадан соң, Нигезләмәдәге никах теркәү һәм аерылышу, балаларны кайгырту тәртипләренә кагылышлы бүлекләргә өстәмәләр кертте. Моннан тыш, Голәмәләр шурасы тарафыннан Татарстанда намаз вакытлары, ислам календаренең истәлекле һәм бәйрәм көннәре, шулай ук мөселман инфраструктурасы үсешенә бәйле, әйтик, хәләл продукция җитештерүнең аерым технологияләре һәм ислам кануннарына каршы килми торган финанс хезмәтләр һәм продуктлар турында карарлар чыгарылды.

Татарстан голәмәләре эшчәнлегенең чит илләрдә югары бәяләнүен Шураның җаваплы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиевның фәтвалар буенча Евразия ислам советының рәис урынбасары итеп сайлануы да күрсәтә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана