Иртәгә Болгарда “VII Мөселман яшьләре форумы. Кышкы мәктәп” башлана

22 гыйнвар 2019 ел 15:38
Иртәгә Болгарда “VII Мөселман яшьләре форумы. Кышкы мәктәп” башлана

Иртәгә, җөмәдәл-әүвәл аеның 17 көнендә яки 23 гыйнварда, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә VII Мөселман яшьләре форумы ачылышы узачак. Тантаналы чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашачак. Форумның ачылышы – 11.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең конференц-залында.

“Мөселман яшьләре форумы. Кышкы мәктәп” традицион рәвештә Болгарда Ак мәчет территориясендә узачак һәм ислам дин галиме, факиһ һәм мөхәддис, дүрт сөнни хокукый мәктәбенең берсе – Хәнәфи мәзхәбенә нигез салучы имам Әбү Хәнифәнең тормыш юлын һәм рухи мирасын өйрәнүгә багышланачак. Форумда катнашу өчен 18 яшьтән алып 30 яшькәчә 17 егет һәм 17 кыз килә. Делегатлар арасында – Татарстан Республикасы һәм Россия төбәкләре: Чиләбе, Самара, Уфа, Мәскәү, Йошкар-Ола, Саранск яшьләре бар.

Оештыручылар электрон теркәлү нәтиҗәләре буенча чын-чынлап катнашырга теләге булучылардан йөздән артык гариза кабул итеп алган. Сайлап алу турында катнашучылар үзләренең vk / instagram битләрендә “Кем ул минем өчен Әбу Хәнифә?” темасына эссе язып урнаштырганнар. Нәтиҗәдә 53 кеше сайлап алынган. Иң яхшы эш язучы авторлар икенче турда тест эшләгәннәр, шуның нәтиҗәләре буенча VII Мөселман яшьләре форумы катнашучылары билгеләнгән.

Оештыручылар сүзләренә караганда, иҗади биремне эшләүгә катнашучылар бик җитди һәм җаваплы караган, иң яхшы эссе язган алты авторны форумда катнашучылар рәтенә беренчеләрдән булып кабул иткәннәр. Мондый бәхет елмаючылар арасында Заһидә Нуруллина, Галия Гарифуллина, Айгөл Шакаева, Идрис Сөләйманов, Мөхәммәд Икромов һәм Нәфисә Галиева бар.

Шунысын билгеләп үтәргә кирәк, “Мөселман яшьләре форумы. Кышкы мәктәп” биш көн дәвамында интенсив рәвештә белем алуны үз эченә ала. Катнашучыларны һәр көнне бай программа көтә. Барлыгы биш дәрес үткәрү күздә тотыла. Мөселман яшьләре вәкилләренә имам Әбу Хәнифәнең тормыш юлы һәм мирасын тирән өйрәнергә остазлар ярдәм итәчәк. Мисал өчен, остаз Әбу Али әл-Әшгари делегатларга имам Әбу Хәнифә “Гакыйдәсе” нигезләре турында сөйләячәк, остаз Әхмәт әл-Хәнәфи “Фикъһе” нигезләре буенча дәрес үткәрәчәк, ә остаз Габделҗаббар Шәрапов имам Әбу Хәнифә биографиясе белән тулы рәвештә таныштырачак. Фәнни-танып белү дәресләре экскурсияләр һәм күңел ачу программалары белән чиратлап алып барылачак.

Форум ахырында делегатларга имтихан бирергә туры киләчәк, аның нәтиҗәләре буенча алар Мөселман яшьләре форумында катнашу турында дипломнар алачаклар.

Форум 27 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана