Мәрҗани исемендәге джиу-джитсу буенча III Бөтенроссия ярышлары февраль аенда узачак

22 гыйнвар 2019 ел 18:04
Мәрҗани исемендәге джиу-джитсу буенча III Бөтенроссия ярышлары февраль аенда узачак

 Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә татар галиме һәм дин эшлеклесе Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге джиу-джитсу буенча Бөтенроссия ярышларына әзерлек һәм үткәрү буенча беренче киңәшмә узды. Әлеге ярышларда ир-атлар һәм хатын-кызлар (2000 ел һәм 2000 елга кадәр туганнар) арасында оештырылачак.

Җыелыш Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә һәм ТР Джиу-джитсу Федерациясе президенты Айрат Кәлимуллин һәм Дагыстан Республикасының Татарстандагы вәкаләтлеге җитәкчесе Магомед Мөслимов катнашында үтте. Эшче төркем киңәшмәсендә спортчыларны, иганәчеләрне һәм кунакларны җәлеп итү, реклама һәм PR-кампанияләр үткәрү, тантаналы ачылыш сценариен төзү һәм чараны оештыруга кагылышлы башка мәсьәләләр каралды.

Мәрҗани исемендәге джиу-джитсу буенча III Бөтенроссия ярышлары 23 февраль көнне Казанның “Ак барс” көрәш сараенда ачылачак. Узган елдагы кебек, төп бүләк буларак, быел да ир-атлар арасында Татарстанның рәсми хаҗ операторы "ДУМ РТ Хаҗ" программасы буенча хаҗга юллама уйнатылачак.

Ярышлар татар дин әһеле Мәрҗани исеме белән аталган, чөнки татар галиме атаклы көрәшче, борынгы төрки көрәш төре – “каракаплан” көрәше буенча казанышлары белән билгеле шәхес булган. Джиу-джитсу буенча көрәш үткәрүнең максаты – Шиһабетдин Мәрҗани исемен Татарстанда һәм Россиядә популярлаштыру һәм мәңгеләштерү, шулай ук яшьләр һәм мөселманнар арасында сәламәт яшәү рәвешен тәрбияләү.

Турнир Россиянең җыелма спорт командаларына кандидатлар исемлеген туплау һәм аларны халыкара спорт ярышларында Россия данын якларга әзерләү максатыннан уздырыла. Шунысы куанычлы, Россия дөньяда джиу-джитсу үсешенең дәрәҗәсе буенча лидерлар рәтендә. Ярышларда Россиянең көчле спортчылары катнаша – алар джиу-джитсу буенча беренче разрядтан да ким булмаган квалификациягә ия булырга тиеш. Спортчылар 12 үлчәү категориясендә ярышачак: ир-атлар арасында – 56 кг, 62 кг, 69 кг, 77 кг, 85 кг, 94 кг и 94 килограммнан югарырак, хатын-кызлар арасында – 49 кг, 55 кг, 62 кг, 70 кг, 70 килограммнан югарырак.

Үткән ярышларда 2018 елда төп бүләккә 25 яшьлек казанлы Фәрит Кадыйров лаек булган иде, ул 56 кг үлчәү категориясендә җиңү яулады. Моннан тыш, ярышта барлык җиңүчеләргә һәрбер үлчәү категориясендә кубоклар, медальләр, дипломнар, шулай ук иганәчеләрдән истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Актив һәм сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау – Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр сәясәтенең һәм дәгъвәт эшчәнлегенең аерылгысыз бер өлеше булып тора. Спорт чаралары берләшү, татулыкны ныгытуның һәм яшь мөселманнар мохитендә, шулай ук традицион конфессия вәкилләре арасында дуслыкны һәм аңлашуны ныгытуның мөһим бер чарасы булып тора. 

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана