Татарстан Республикасы Вакфы Фонды җыелышы узды

22 гыйнвар 2019 ел 15:30
Татарстан Республикасы Вакфы Фонды җыелышы узды

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 16 нчы көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә “Татарстан Республикасы Вакфы” фондының җыелышы узды.

Фондның 2018 елдагы эшчәнлек нәтиҗәләре һәм 2019 елга перспектив үсеш юнәлешләре белән фонд директоры Дамир Галиев таныштырды. Ул Фондның узган елны мөселман җәмгыятенә, милек белән идарә итү һәм дини эшчәнлеккә ярдәм күрсәтү мәсьәләләрен тәртипкә салу юнәлешендәге төп эшчәнлеген дәвам иттерде, дип ассызыклады. Яхшы эш нәтиҗәләрен оешманың сан күрсәткечләре раслый. Милек рәвешендә рәсмиләштерелгән һәм дини оешмаларның бушлай файдалануына тапшырылган объектлар саны, төзү-монтажлау, реставрацияләү һәм төзекләндерү эшләре башкарылган объектлар саны, киләчәктә ТР мөселманнары Диния нәзарәте мөселман өммәте файдасына эшли торган  оешмаларын урнаштыру өчен мәйданнарны үстерү һәм киңәйтүгә алынган объектлар саны артты. Әлеге нәтиҗәләргә ирешүдә Фондта яңа бүлекләр – милек-җир мөнәсәбәтләре һәм инвестиция-коммерция бүлекләре барлыкка килү дә үз ролен уйнады.

Моннан тыш, бүген нәзарәттә узган җыелышта төп мәсьәләләрнең берсе буларак, 2019 елда Корбан бәйрәмен оештыру хакында сүз барды. Быел Корбан бәйрәме 11 августка туры килә. Хәзерге вакытта корбан чалуны киң масштабта һәм барлык уңайлыклар тудырып башкару өчен оештыру эшләрен алып бару чаралары күрелә.

Көн тәртибендә каралган тагын бер сорау булып тарихи мәчетләрне төзекләндерү мөмкинлекләрен карау торды.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана