Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Йөрәктән йөрәккә юл бар”

23 гыйнвар 2019 ел 13:52
Камил хәзрәт Сәмигуллин: “Йөрәктән йөрәккә юл бар”

Бүген, җөмәдәл-әүвәл аеның 17 көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтендә VII Мөселман яшьләре форумында катнашучыларны Болгар шәһәренә озату тантанасы узды. Әлеге чарада Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин үзенең нәсыйхәт сүзләрен җиткерде һәм яшьләрнең игътибарын бүгенге көннең актуаль мәсьәләләренә юнәлтте. Аерым алганда, бүгенге көндә үзлегеннән Коръән аятьләрен аңлатырга алынучылар барлыкка килде, диде. Без бу рәвешчә аңлатма бирүгә мохтаҗ түгелбез, безнең мәзһәбебез бар. Аның сүзләренчә, хәтта сәхабәләр вакытында аңлашылмаучанлыклар булганда, алар бер-берсе турында начар фикер йөртмәгәннәр. Хәзер дингә яңалык кертергә тырышучылар барлыкка килде. Алар Аллаһыга тән сыйфатларын, урын-вакыт төшенчәсен бирәләр, үзләренең дингә ят булган карашларын тәкрарлыйлар. "Борынгы китапларыбызда болай диелгән: “Йөрәктән йөрәккә юл бар”. Шуны истә тотып, белем эстәүдән туктамасак һәм, адашканнар юлына басмас өчен, әһле сөннәт вәл-җәмәгать юлыннан тайпылмасак иде. Бергәләп Сөннәтне саклау юлына басыйк. Әлеге кышкы мәктәп мәзһәбебезне, мирасыбызны сакларга этәргеч бирсә иде. Аллаһы тәүфикъ-һидәят юлыннан аермасын", - дип әйтте мөфти хәзрәт.

Татарстан мөселманнары башлыгы шулай ук бабаларыбызның ислам динен кабул итү тарихына тукталып, Россия җирлегендә рәсми рәвештә кабул ителгән беренче диннең ислам дине булуына тукталып үтте һәм 2022 елда аны кабул итүгә 1100 ел тулуы хакында искә төшерде. Моннан тыш, ул катнашучыларның хәнәфи мәзһәбенең үзенчәлекле турындагы сорауларга җавап биреп узды.

“Мөселман яшьләре форумы. Кышкы мәктәп” быел да традицион рәвештә Болгарда Ак мәчет территориясендә узачак. Оештыручылар яшьләр өчен бай программа әзерләгән. Укулар дәвамында төп игътибар ислам дин галиме, факиһ һәм мөхәддис, дүрт сөнни хокукый мәктәбенең берсе – Хәнәфи мәзхәбенә нигез салучы имам Әбү Хәнифәнең тормыш юлын һәм рухи мирасын өйрәнүгә юнәлтеләчәк. Форумда катнашу өчен 18 яшьтән алып 30 яшькәчә 17 егет һәм 17 кыз сайлап алынды. Делегатларның географиясе дә елдан-ел киңәя: Татарстан Республикасы вәкилләреннән тыш, Чиләбе, Екатеринбург, Самара, Уфа, Мәскәү, Йошкар-Ола, Саранск шәһәре яшьләре бар.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе Айгөл Биктимирова сүзләренә караганда, форумда катнашучылар ике этаптан торган сайлап алу нәтиҗәсендә билгеләнде. Конкурска йөздән артык, шул исәптә чит илләрдән дә, гаризалар килде. Сайлап алу барышында катнашучылар иҗади биремне эшләүгә бик җитди һәм җаваплы караган.

“Мөселман яшьләре форумы. Кышкы мәктәп” биш көн дәвамында интенсив рәвештә белем алуны үз эченә алачак. Көненә барлыгы биш дәрес үткәрү күздә тотыла. Остаз Әбу Али әл-Әшгари делегатларга имам Әбу Хәнифә “Гакыйдәсе” нигезләре турында сөйләячәк, остаз Әхмәт әл-Хәнәфи “Фикъһе” нигезләре буенча дәрес үткәрәчәк, ә остаз Габделҗаббар Шәрапов имам Әбу Хәнифә биографиясе белән тулы рәвештә таныштырачак. Фәнни-танып белү дәресләре экскурсияләр һәм күңел ачу программалары белән чиратлап алып барылачак.

Иртәгә исә мөфтинең Болгарга барып, яшьләр белән очрашуы көтелә.

Форум ахырында делегатларга имтихан бирергә туры киләчәк, аның нәтиҗәләре буенча алар Мөселман яшьләре форумында катнашу турында дипломнар алачаклар.

Форум 27 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана