Үзенчәлекле балалар өчен "Хәят" үзәгендә 2018-2019 ел сезонына йомгак ясадылар

23 октябрь 2019 ел 17:24
Үзенчәлекле балалар өчен "Хәят" үзәгендә 2018-2019 ел сезонына йомгак ясадылар

Бүген, сәфәр аеның 24-нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен эшләүче “Хәят” үзәгенең 2018-2019 ел сезонына нәтиҗәләр ясады. Чарада «Зәкят» фонды һәм «Хәят» үзәге хезмәткәрләре һәм педагоглары, балалар һәм аларның әти-әниләре – барлыгы 50гә якын кеше катнашты.

Иң әүвәл сәламләү сүзе белән үзәкнең дефектологы һәм педагогы Ирина Җиһаншина чыгыш ясады. Үз чыгышында ул «Хәят» үзәгенең уңышлы һәм әһәмиятле эшләрен билгеләп үтте, ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фондына, волонтерларга, педагогларга, хезмәткәрләргә һәм үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен үзәктә дәресләр үткәрүне оештыруда көннән-көн ярдәм күрсәтүче барлык битараф булмаган кешеләргә рәхмәт белдерде.

Аннан соң балалар әти-әниләренә социаль-көнкүреш яктан җайлашу һәм физик әзерлек буенча осталыкларын күрсәттеләр: үзәккә дәресләрдә йөреп өйрәнгән шигырьләрен сөйләделәр, биеделәр, җырладылар. Сүз уңаеннан, 2018-2019 ел сезонында "Хәят" Үзәгендә алар өчен 290-лап дәрес бирелде. Шулай ук балаларны җитезлек һәм зирәклек бәйгеләре белән дә сөендерделәр. Мисал өчен, Фонд карамагында тәрбияләнүчеләрнең берсе – ДЦП белән интегүче Рафис Зиннәтов үзе үк әлеге үзәк волонтеры булып тора һәм ул бүген үз дуслары өчен хоккей буенча бәйге үткәрде.

Хисамиева Илсөя 2017 елдан бирле кызы белән үзәккә йөри. Сезонга йомгак ясаган көнне ул үз хис-тойгыларын яшермәде:

– Минем кызым Ләйсән исемле. Бүген аңа 19 яшь тулды. Аның диагнозы генетика, психиатрия, неврология һәм кардиология белән бәйле, ишетү һәм күрү буенча проблемалары бар. Башка әти-әниләрдән әлеге үзәк турында ишеттек. Биредәге атмосфера бик ошый, мондагы хезмәткәрләр һәрвакыт елмаеп каршы алалар. Без зур гаиләгә әверелдек. Үзәккә йөргәнче балам оялчан иде, хәзер ул ачылды, көнкүреш-яшәеш буенча кайбер күнекмәләр алды, хәзер башка балаларга ярдәм итә, волонтер булды диярлек. Ләйсән үзлегеннән тарталеткалар һәм салат ясарга өйрәнде. Ә балалар дәресләрдә булганда без күрше кабинетта тегү серләренә төшендек: урын-җир әйберләре, сумкалар тегәргә өйрәндек. Шулай ук пилатеска йөрдек, макияж буенча мастер-класслар үткәрделәр, психолог белән эшләделәр. «Зәкәт» фондына әлеге үзәкне булдырганы өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез!

Исегезгә төшерәбез, "Хәят" үзәге – Татарстан өчен уникаль проект. Ул РФ Президенты гранты ярдәмендә 2017 елдан бирле тормышка ашырыла. Үзәк балаларның һәм аларның әти-әниләренең физик һәм психик сәламәтлеген күтәрү, «үзенчәлекле» балаларны һәм аларның ата-аналарын социальләштерү максатыннан оештырылган. Үзәк эшли башлаганнан бирле анда йөрүчеләрнең үсешләрендә уңай динамика күзәтелә. Аларның күбесе аралашырга, бер-берсе турында кайгыртырга, дуслашырга өйрәнде. Әлеге үзәккә тулы һәм тулы булмаган гаиләләрдә тәрбияләнүче, шулай ук тәрбиягә алынган 3 яшьтән 27 яшькәчә инвалидлар йөри. Үзәккә даими йөрүчеләр арасында – ДЦП, аутизм, начар күрү, чукраклык, саңгыраулык һәм башка катлаулы авырулардан интегүче, үсешләрендә башка тайпылышлар булган сабыйлар. Узган сезонда «Хәят»кә 250 гә якын кеше йөрде. Үзенчәлекле балалар һәм аларның әти-әниләре өчен Үзәккә йөрү бушлай.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана