"Кыйссаларда гыйбрәт бар..." Җиденче кыйсса. ГОЗӘЕР (галәйһиссәлам)

24 октябрь 2019 ел 10:29

Мөхтәрәм укучылар, кадерле дин кардәшләр!

Сезнең игътибарыгызга Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның яңа мәкаләләре циклын бастыра башладык. Мәкаләләр «Кыйссаларда гыйбрәт бар...» дигән исем астында чыгып, Изге Коръән сюжетларыннан, шулай ук бөек пәйгамбәрләребез һәм күренекле дин кардәшләребезнең гаҗәеп тормыш юлыннан алынган, барлык мөселманнар өчен дә гыйбрәтле булган кыйссалардан гыйбарәт. Бу шәхесләрнең Аллаһы Тәгаләгә ярату белән сугарылган һәм Аңа ихластан хезмәт итүгә багышланган тормышларыннан алынган мисаллар фикерли белгән һәркемне уйланырга мәҗбүр итәчәк... Рәхим итеп укыгыз!

"Кыйссаларда гыйбрәт бар..."

Беренче кыйсса. ЙОСЫФ (галәйһиссәлам)

Икенче кыйсса. НУХ (галәйһиссәлам)

Өченче кыйсса. МУСА (галәйһиссәлам)

Дүртенче кыйсса. ИБРАҺИМ (галәйһиссәлам)

Бишенче кыйсса. ЮНЫС (галәйһиссәлам)

Алтынчы кыйсса. ӘЙҮБ (галәйһиссәлам)

“Гозәер (галәйһиссәлам)”

Гозәер ибне Җәрва галәйһиссәламне Исраил уллары аеруча якын иткән һәм яраткан. Кабиләдәшләре аңа халыкта онытылган Тәүратны яттан белгәнгә күрә иман китерәләр.

Гозәер галәйһиссәлам бер гасырлык гомере дәверендә берничә үлем һәм кабаттан терелү кичерә. Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрне йөз елга тормыштан мәхрүм итә, ә соңыннан, кешеләр үлгәннән соң Раббыбызга ничек кайтасыларын күрсеннәр өчен, гаҗәеп рәвештә үз халкына кире кайтара. Коръәндә бу хакта түбәндәгеләр әйтелә:

أَوْ كَالَّذِي مَرَّ عَلَىٰ قَرْيَةٍ وَهِيَ خَاوِيَةٌ عَلَىٰ عُرُوشِهَا قَالَ أَنَّىٰ يُحْيِي هَٰذِهِ اللَّهُ بَعْدَ مَوْتِهَا ۖ فَأَمَاتَهُ اللَّهُ مِائَةَ عَامٍ ثُمَّ بَعَثَهُ ۖ قَالَ كَمْ لَبِثْتَ ۖ قَالَ لَبِثْتُ يَوْمًا أَوْ بَعْضَ يَوْمٍ ۖ قَالَ بَل لَّبِثْتَ مِائَةَ عَامٍ فَانظُرْ إِلَىٰ طَعَامِكَ وَشَرَابِكَ لَمْ يَتَسَنَّهْ ۖ وَانظُرْ إِلَىٰ حِمَارِكَ وَلِنَجْعَلَكَ آيَةً لِّلنَّاسِ ۖ وَانظُرْ إِلَى الْعِظَامِ كَيْفَ نُنشِزُهَا ثُمَّ نَكْسُوهَا لَحْمًا ۚ ...

“Яки нигезенә кадәр җимерелеп беткән авылдан үткән кеше турында (ишеттеңме?) Ул: “Үлгәненнән соң Аллаһы моны ничек терелтер икән?” – дигән иде. Аллаһы (шул урында) йөз елга аның җанын алды, шуннан (йөз ел үткәч,) терелткән иде. Ул (Аллаһы Тәгалә аңардан): “(Син монда) Күпме (вакыт) тордың?” – дигәч, ул исә: “Бер көн яки көннең бер өлеше (кадәр аз бер вакыт) тордым”, – дигән иде. Ул (Аллаһы Тәгалә): “Түгел, син (биредә) йөз ел (үле килеш) тордың. Ашамлык һәм эчемлекләреңә кара, (күп вакыт үтүгә карамастан, алар бозылып) үзгәрмәгәннәр. Инде (сөякләре череп һәм таралып яткан) ишәгеңә кара. (Безнең өстен көчебезне аңласыннар һәм) Сине кешеләр өчен бер билге (һәм гыйбрәт) итәргә дип (кире терелттек үзеңне). (Хәзер) Сөякләрне ничек җыйганыбызны, шуннан соң аларга ит кундырганыбызны кара”, – дигән иде. (Ишәге күз алдында терелгәнне күргәннән соң, Аллаһының кодрәте) Аңа күрсәтелгәч, ул: “Һичшиксез, Аллаһының (җанны алу белән терелтүне дә исәпкә алып) һәрнәрсәгә кодрәтле булганын (хәзер инде күреп тә) беләм”, – диде (“Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсе, 259-нчы аять).

“Аллаһы Тәгалә әлеге шәһәрне тулысы белән юк иткәннән соң аны ничек яңадан торгыза ала икән?” – дигән уйлар белән йөрүче кешене Гозәер галәйһиссәлам дип белерсез. Бу уйланулар ничнинди көферлек тә, динне кире кагу яки иман китерүгә шикләнү гамәле дә түгел, ә бәлки Аллаһының кодрәтен тулы рәвештә аңлау талпынышы булган. Чынлыкта Гозәер галәйһиссәлам изге, гадел, тугры кеше булган. Бу фикерләре дә башына Навуходоносор җимергән Иерусалим хәрабәләре яныннан узган мәлдә килә.

Навуходоносор – Бабил патшасы, аны Аллаһы Тәгалә Исраил улларына илаһи боерыклардан баш тарткан, пәйгамбәрнең нәсыйхәтләренә колак салмаган һәм золым кылганнары өчен җәза сыйфатында җибәргән. Чиксез гаскәргә ия булган патша гаепсез кешеләрне үтереп, Шамны һәм Иорданияне яулап ала, шулай ук Иерусалимны буйсындыра. Нәкъ менә аның тарафдарлары әл-Әкъса мәчетен җимерә һәм Кодүс бакчаларын юкка чыгара.

Шушы күренешләрне Гозәер галәйһиссәлам ишәк өстенә утырып күзәтеп барган. Иерусалим җирлегенә килеп җиткәч, ул бер ташландык бакчада туктый, ишәген бушатып агачка бәйләп куя. Аның күз алдында харәбәләр булып калган шәһәр, җимерек өйләр, таланган бакчалар тора иде...

Арып һәм ачыгып, Гозәер галәйһиссәлам бераз инҗир һәм йөзем җыя. Инҗирнең бер өлешен ашап, йөземнең суын сыгып эчеп, ул агач астына утыра да җимерелгән йортларга, начар хәлгә килгән юлларга һәм кеше сөякләренә карап, Аллаһы Тәгалә әлеге таланган һәм үле хәлгә килгән җирне ничек итеп терелтә алачагы турында фикерләргә чума. Әлеге уйлар аны сиздермәстән йокыга баса. Бу йокыдан ул үлем халәтенә күчә: Аллаһы Тәгалә Гозәер галәйһиссәламне тормыштан мәхрүм итә, әмма аның гәүдәсен һәм ашамлыкларын таркалудан саклый, кешеләр һәм хайваннар күрүдән яшерә.

Йөз елдан соң Аллаһы Тәгалә Гозәер галәйһиссәламне терелтә. Әмма, күзләрен ачкач, ул, билгеле, бу кадәр озак вакыт буе үле килеш ятуын аңламый. Гозәер бары иртән йокыга киткәнен исенә төшерә, ә уянгач кояшның әле баемаганын гына күрә, шуңа иртәдән кичкә кадәр йоклаган, дип нәтиҗә ясый. Җитмәсә, аның өзеп алган инҗире һәм сыккан йөзем суы бозылмаган була.

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә:

...قَالَ كَمْ لَبِثْتَ ۖ قَالَ لَبِثْتُ يَوْمًا أَوْ بَعْضَ يَوْمٍ ۖ قَالَ بَل لَّبِثْتَ مِائَةَ عَامٍ فَانظُرْ إِلَىٰ طَعَامِكَ وَشَرَابِكَ لَمْ يَتَسَنَّهْ ۖ وَانظُرْ إِلَىٰ حِمَارِكَ وَلِنَجْعَلَكَ آيَةً لِّلنَّاسِ ۖ وَانظُرْ إِلَى الْعِظَامِ كَيْفَ نُنشِزُهَا ثُمَّ نَكْسُوهَا لَحْمًا ۚ ...

(Син монда) Күпме (вакыт) тордың?” – дигәч, ул исә: “Бер көн яки көннең бер өлеше (кадәр аз бер вакыт) тордым”, – дигән иде. Ул (Аллаһы Тәгалә): “Түгел, син (биредә) йөз ел (үле килеш) тордың. Ашамлык һәм эчемлекләреңә кара, (күп вакыт үтүгә карамастан, алар бозылып) үзгәрмәгәннәр. Инде (сөякләре череп һәм таралып яткан) ишәгеңә кара. (Безнең өстен көчебезне аңласыннар һәм) Сине кешеләр өчен бер билге (һәм гыйбрәт) итәргә дип (кире терелттек үзеңне). (Хәзер) Сөякләрне ничек җыйганыбызны, шуннан соң аларга ит кундырганыбызны кара”, – дигән иде. (“Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсе, 259-нчы аять).

Ишәктән бары череп беткән сөякләр генә калуга карамастан, Аллаһы Тәгалә аны да терелтә. Бу хәл Гозәер галәйһиссәламнең күз алдында була. Гаҗәпкә калып, ул болай ди:

... قَالَ أَعْلَمُ أَنَّ اللَّهَ عَلَىٰ كُلِّ شَيْءٍ قَدِيرٌ

“Һичшиксез, Аллаһының (җанны алу белән терелтүне дә исәпкә алып) һәрнәрсәгә кодрәтле булганын (хәзер инде күреп тә) беләм” (“Әл-Бәкара” (Сыер) сүрәсе, 259-нчы аять).

Аллаһының кодрәтен дәлилләгән әлеге бөек күренешләрне күзәткәннән соң, Гозәер галәйһиссәлам үзенең ишәгенә атланып Иерусалимга юнәлә. Шәһәргә керү белән ул биредә барысы да үзгәреп беткәнен күрә. Каршыга чыккан кешеләрне дә, йортлар һәм урамнарны да, шәһәр биналарын һәм юлларны да аңа таныш түгел иде. Бу вакытта Навуходоносор үлгән, Фәлистыйн илбасарлардан азат ителә, ә әсирлеккә төшкән кешеләр ирек алалар һәм кире кайткан булалар. Шулай итеп, шәһәрдә янә тормыш кайный башлый.

Гозәер галәйһиссәлам үзенең йорты урнашкан якка юнәлә. Әмма бусагада аны карт, сукыр хатын-кыз каршы ала. Гозәер галәйһиссәлам аннан сорый:

– Гозәернең йорты кайда?

– Гозәернең йорты шушы була инде, әмма ул үзе моннан йөз ел элек югалды, ә мин -аның колы.

Гозәер галәйһиссәлам аңа болай ди:

– Гозәер мин булам инде ул.

Карчык, Гозәер белән булган хәлләрнең барысын да белгәч, хуҗасының бер генә сүзенә дә шикләнмичә, аның әйләнеп кайтуына шатлана һәм Аллаһы Тәгаләдән аның элекке яшь һәм сәламәт вакытын кайтаруын сорап дога укуын үтенә. Гозәер галәйһиссәламнең догасы кабул була һәм карчык янәдән күрү сәләтенә ия була башлый.

Бу могҗиза хакында карт әби Исраил улларына хәбәр итәргә һәм аларны Гозәер галәйһиссәлам белән таныштырырга ашыга. Хатын-кызның сөйләгәннәренә берәү дә ышанмый, чөнки Гозәер галәйһиссәламнең инде 118 яшь тулган чал сакаллы улын беләләр. Янәсе, улына 118 яшь булганда әтисенә нибары кырык кына яшь була аламыни?! Шуңа да карамастан, әлеге ир-атның аркасында кара ярымай рәвешендәге тапны күргәч, кешеләрнең шик-шөбһәләре юкка чыга – Гозәер галәйһиссәламдә нәкъ шундый миң булганын алар хәтерли.

Үзенең кабиләдәшләрен Гозәер галәйһиссәлам кабаттан терелү могҗизасына инандырып кына калмый, ул әле үз хәтерендә Тәүратны саклап калуы белән дә аларны шаккаттыра. Навуходоносор патша Иерусалимны яулап алганда барлык китапларны юкка чыгара, ә Гозәер галәйһиссәлам, йөз ел элек яшәгәнлектән, аны яттан белгән була. Исраил уллары исә шушы вакыт эчендә Гозәер галәйһиссәламнең әйләнеп кайтуына Изге Китапны хәтерләреннән җуеп өлгерә. Гозәер галәйһиссәлам дога белән Аллаһыга мөрәҗәгать итеп, аның калебенә күктән нур төшә. Ул онытылган Тәүратны искә төшерә һәм барча халык алдында аны күңелдән укый башлый. Ләкин Гозәер галәйһиссәламнән барыбер шикләнүчеләр табыла. Шулар арасында бер карт була:

– Минем бабам Тәүрат китапларының барысы да Навуходоносор чыгарган җәнҗаллар вакытында юкка чыгуы хакында әйтте. Әмма Тәүратның бер данәсе сандыкка салына һәм тауга яшерелә. Аны табыйк та Гозәер галәйһиссәлам укыганнар белән чагыштырыйк. 

Тәүратны табалар һәм халыкка Гозәер галәйһиссәламнең хаклыгына инанырга туры килә: ул аларга төп-төгәл итеп Изге Китапны яттан укып бирә. Шулай итеп Исраиллеләрнең бер өлеше Гозәергә иман китерә. Калганнары исә: “Гозәер – Аллаһының улы”, – дип, адашу юлына басалар. Бу турыда Коръәндә Аллаһы Тәгалә менә ниләр әйтә:

وَقَالَتِ الْيَهُودُ عُزَيْرٌ ابْنُ اللَّهِ وَقَالَتِ النَّصَارَى الْمَسِيحُ ابْنُ اللَّهِ ۖ ذَٰلِكَ قَوْلُهُم بِأَفْوَاهِهِمْ ۖ يُضَاهِئُونَ قَوْلَ الَّذِينَ كَفَرُوا مِن قَبْلُ ۚ قَاتَلَهُمُ اللَّهُ ۚ أَنَّىٰ يُؤْفَكُونَ

“Яһүдиләр (Гозәер (галәйһиссәлам), йөз ел үле калганнан соң терелтелеп, югалган Тәүратны яздырды. Соңыннан Тәүрат табылгач, аның яздырганына хәрефкә-хәреф туры килгәнен күреп алар): “Гозәер – Аллаһының улы”, – диде. Насаралар исә (Гайсәнең (галәйһиссәлам) атасыз яралтылу һәм гадәттән тыш могҗизаларын күреп): “Мәсих – Аллаһының улы”, – диде. Аларның бу (бернинди дәлилгә таянмыйча, фәкать) авызлары белән сөйләгәннәре элекке кяфер булган (аталарының һәм, шулай ук, фәрештәләргә Аллаһының кызлары, дигән мөшрик) кешеләрнең сүзенә охшый. Аллаһы аларны һәлак итсен! Алар никадәр тайпылганнар” (“Әт-Тәүбә” сүрәсе, 30-нчы аять)

Шушы адашкан бәндәләрнең ялган инануларын Аллаһы Тәгалә “Әл-Ихлас” сүрәсендә дә кире кага:

قُلْ هُوَ اللَّهُ أَحَدٌ

اللَّهُ الصَّمَدُ

لَمْ يَلِدْ وَلَمْ يُولَدْ

وَلَمْ يَكُن لَّهُ كُفُوًا أَحَدٌ

Мәгънәсе: “(Рәсүлем!) Әйт: “Ул Аллаһ – бердәнбер. Аллаһ – (бернәрсәгә дә) Мохтаҗ булмаучы. Ул тудырмаган һәм тудырылмаган. Һич беркем Аңа (бер яктан да охшаш, иш һәм) тиң түгел” (“Әл-Ихлас” сүрәсе). Ягъни кешеләрдән аермалы буларак, Аллаһы Тәгаләнең балалары юк һәм Ул моңа мохтаҗ да түгел.

Гозәер галәйһиссәламнең тормыш мисалы  безне бары Аллаһы Тәгаләнең генә Кодрәткә ия булуы, Аның ярдәмчеләргә мохтаҗ түгеллеге хакында өйрәтә. Раббыбыз теләгән бәндәсен гомереннән мәхрүм итә яки кабаттан терелтә, Ул тулы бер халыкларны җәзага тарта яки гафу итә ала, шуңа безнең гыйбадәтләребез бары Бер Аллаһыга гына булырга тиеш. Исраил улларының бер өлеше исә Гозәер галәйһиссәламне Аллаһының улы дип атыйлар, илаһи Бердәмлек турында оныталар, адашу юлына басалар. Ислам дине гыйбадәт кылырга лаек Зат бары Аллаһы булуы хакында белгертә: Раббыбыз күкләрне вә җирләрне яралткан, Ул барлык галәмнәр белән идарә итә, Аңа охшаш һәм тиңдәш булган башка затлар юк. Әлхәмдүлилләһ, бездә Кәлам Шәриф турында хакыйкый белемнәр бар. Аллаһы Тәгалә безгә дөрес инану юлыннан бару өчен тәүфикъ бирсә иде.

Дәвамы бар...

Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана