«Хозур-ТВ»да мөслимәләр өчен яңа тапшыру эфирга чыга башлый

24 октябрь 2019 ел 11:16
«Хозур-ТВ»да мөслимәләр өчен яңа тапшыру эфирга чыга башлый

ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур-ТВ» телеканалы мөслимәләр өчен рус телендә «Минем яулык – минем таҗ» («Мой платок – моя корона») дип исемләнгән яңа тапшыру тәкъдим итә. Һәр чыгарылышта чакырылган оста модельдә башка яулык бәйләүнең төрле ысулларын күрсәтәчәк. 3 минутлык кыска роликлар карау өчен уңайлы, артык сүзләр игътибарны читкә юнәлдерми. Яулык бәйләү ысулларының күптөрлелеге тамашачыларны гаҗәпкә калдырачак.

Яулыкны матур итеп бәйләү – хәзер һәр мөслимә өйрәнә алырлык сәнгать.

Чыгарылышлар 28 октябрьдә күрсәтелә башлый. Роликларны көн дәвамында башка тапшырулар арасында, шулай ук телеканалның сайтында һәм YouTube-тагы рәсми каналында карарга була.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана