Диния Нәзарәтенә ИРСИКА Генераль директоры Халит Эрен килде

24 октябрь 2019 ел 12:40
Диния Нәзарәтенә ИРСИКА Генераль директоры Халит Эрен килде

Бүген, сәфәр аеның 25-нче көнендә, Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте резиденциясендә мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның ИРСИКА Генераль директоры Халит Эрен белән очрашуы узды.

Мөхтәрәм кунакны сәламләп, очрашу башында Камил хәзрәт Сәмигуллин мөхтәрәм кунакка олы ихтирам һәм зур кызыксыну белән хезмәттәшлек алып бару буенча нәзарәткә очрашуга килүе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерде. ИРСИКА Татарстан Республикасының академик, мәдәни һәм мөселман оешмалары белән күп еллар дәвамында тыгыз элемтәдә тора. Соңгы елларда республикабыз мөфтиятенең дини мирасны торгызу һәм халыкара стандартларга туры китереп Коръән, шулай ук тәфсирләр әзерләү буенча эшчәнлеге Халит Эренда зур кызыксыну уятты. Очрашуда барышында мөхтәрәм кунак Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең медиапроектларны тормышка ашыру тәҗрибәсе белән якыннан танышты. Камил хәзрәт “Хозур ТВ” мөселман телеканалының барлыкка килү тарихы, хәзерге вакытта нинди проектлар өстендә эшләве, аудиториясе хакында сөйләп узды. “Мөфтиятебез тарафыннан беренче мөселман телевидениесе җәмгыятьтә исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан булдырылды. Телеканал татар һәм рус телләрендә кабель режимында күрсәтә һәм үзенең тапшырулар географиясен шактый киңәйтте: "Таттелеком", "Уфа-нет", "Телеком-сервис" операторлары аша телеканалны Татарстан, Башкортстан республикаларында, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Воронеж шәһәрендә карарга мөмкин. Шул ук вакытта каналны www.huzurtv.ru сайтында тәүлек әйләнәсе карап була”, – дип таныштырды кунакны мөфти хәзрәт һәм вәгазьләр, милли һәм дини мираска караган яңа тапшырулар яздыру, балалар өчен мультфильмнар тәрҗемә итү буенча эш дәвам итүен белдерде. Телевидениенең ел ярым эчендә ирешкән уңышлары белән шулай ук “Хозур” нәшрияты җитәкчесе Ришат Хәмидуллин таныштырды. Халит Эрен, нәзарәт тарафыннан рухи һәм дини кыйммәтләрне тарату, яшь буынга җиткерү буенча сөенүен белдерде һәм телевидение җитәкчелегенә ислам диненә караган фәнни фильмнар алмашу буенча тәкъдимнәрен җиткерде.

Алга таба очрашу Диния Нәзарәте әзерләп бастырган Коръәннәрне күрсәтү белән дәвам итте. “Хозур” Нәшрият йортында басылган Кәлам Шәриф китабы халыкара стандартларга туры килүе турында Сүриянең вакфлар министрлыгы Шәһадәтнамәсенә ия. 2019 елда Нәзарәтнең Коръән басмасы Төркиядә Кыйраәт һәм Мусхаф экспертизасы комитеты Идарәсенең уңай бәясен дә алды һәм Үзбәкстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан 10 мең данә тираж белән бастырыла. Шулай итеп, Диния Нәзарәте Коръән бастыруның татар традицияләрен кайтарды.

Хезмәттәшлек алып бару һәм мирасны өйрәнү максатыннан нәзарәт бастырган барлык форматтагы Коръәннәрне һәм “Хозур” нәшрияты китапларын мөфти Халит Эренга бүләк итте. Үз чиратында Халит бәй нәзарәт тарафыннан рухи һәм дини мирасны торзыгу өлкәсендәге казанышларны югары бәяләде һәм киләчәктә тыгыз элемтәдә эшләүне теләде.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана