Мөфти Татарстан мөселманнары өчен хаҗ сәфәрен оештыручылар белән очрашты

24 октябрь 2019 ел 17:02
Мөфти Татарстан мөселманнары өчен хаҗ сәфәрен оештыручылар белән очрашты

Бүген, сәфәр аеның 25-нче көнендә, Казанда 2019-нчы ел хаҗ сезонын оештыруга өлеш кертүчеләрне – 45 xаҗ төркемнәре җитәкчеләрен һәм 20 табибны хөрмәтләү мәҗлесе үткәрелде. Әлеге чарада катнашучыларны Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин сәламләде һәм аларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Иң әүвәл Камил хәзрәт хаҗ кылу гыйбадәтенең үзенчәлекләренә һәм фазыйләтләренә тукталып узды: “Бер тәваф өчен җитмеш мең гөнаһ гафу ителә, синең дәрәҗәң җитмеш меңгә арттырылып бирелә. Тәваф намазыннан соң нинди дога кылсаң, шул дога кабул булачак. Әлеге нәсыйхәтләрне китергәннән соң, олы яшьтәге, авыру, хәлсез хаҗилар да гамәл-гыйбадәтләрне җиңеллек белән башкаралар”, – диде ул.

Россиядә бары “ДУМ РТ Хаҗ” оешмасы гына үз хаҗиларын Хәнәфи мәзһәбе тәртипләренә туры китереп әзерли, - дип искәртте мөфти, “ДУМ РТ Хаҗ” операторының һәм хаҗ төркемнәре җитәкчеләренең хезмәтләрен югары бәяләп. - Мисал өчен, Төркиядән килүчеләр иртәнге намазга кадәр Мөздалифәдә тора алмыйлар, шәфигый мәзһәбеннән фәтва алалар. Ә без 100 процент мәзһәбебез буенча эшлибез. Безнең мәзһәбтә  нинди ваҗибләр бар? Гарәфәттә өйләдән алып ахшамга кадәр тору – ваҗиб, ә бер мизгел булу – фарыз. Ваҗиб үтәлмәсә, сарык чалырга кирәк. Мөздалифәдә иртәнге намазны көтү – ваҗиб, Тәмәттугъ хаҗында корбан чалу - ваҗиб. Корбан чалганнан соң гына чәч алу тиешле. Мин боларны Сүриянең танылган галиме Әхмәт Каббанига аңлаттым, ул: “Мәшаллаһ, бик күпләр бу рәвешчә җиренә җиткереп башкара алмый. Без сезгә сокланабыз”, – диде. Аллаһы Тәгалә кылган тырышлыкларыгыздан разый булсын”.

Хаҗ төркеме җитәкчеләренә рәхмәт сүзләрен шулай ук “ДУМ РТ Хаҗ” җитәкчесе Ранис хәзрәт Вахитов белдерде:

– Әлхәмдүлилләһ, 2019-нчы елның хаҗы уңышлы тәмамланды. Барлык хаҗиларыбыз исән-имин әйләнеп кайттылар. Татарстаннан 1800 кеше хаҗ кылды. Алар төрле программалар буенча барсалар да, барысы да оештыру, табибларның хезмәт күрсәтүе ягыннан канәгать калды. Без әлеге нәтиҗәләргә күмәк хезмәт ярдәмендә ирештек. Машинада тәгәрмәчләрнең берсе генә әйләнмәсә ул йөрмәгән кебек, төркем җитәкчеләре үз вазифаларын үтәмәсәләр эшебез алга бармас иде. Шуның өчен сезгә рәхмәтемне белдерәм, – диде. 

Алга таба 2019 ел сезоны хаҗын оештыруга зур өлеш керткән табибларга һәм төркем җитәкчеләре Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин рәхмәт хатлары тапшырды. Әлеге истәлекле бүләккә 45 төркем җитәкчесе һәм 20 табиб лаек булды.

– Сезнең эчкерсезлегегез, хаҗиларның ихтыяҗларын аңларга һәм канәгатьләндерергә омтылуыгыз нәтиҗәсендә, Татарстан мөселманнарына хаҗ кылу сыйфаты даими рәвештә яхшыра бара. Бердәм һәм аерылгысыз эшчәнлек алып барганыгыз өчен рәхмәтебезне белдерәбез һәм киләчәктә дә нәтиҗәле хезмәттәшлеккә өметләнәбез, – дип җиткерде мөфти хәзрәт.

“ДУМ РТ Хаҗ” – Россиянең Хаҗ миссиясендә аккредитация узган һәм Бердәм федераль туроператорлар реестрына РТО 018911 номеры белән теркәлгән хаҗ-оператор. “ДУМ РТ Хаҗ” кече һәм зур хаҗ оештыру буенча күпьеллык тәҗрибәгә ия һәм ислам диненең бишенче баганасын Хәнәфи мәзһәбе нигезендә имин һәм ышанычлы шартларда үтәүне гарантияли. Шунысы игътибарга лаек, Татарстан Россиядә мөселманнарны хаҗга хәнәфи мәзһәбе нигезендә әзерләүче бердәнбер төбәк булып тора. Хаҗилар шәригать кануннары нигезендә тиешле гыйбадәтләрен дөрес башкарсын өчен төркем җитәкчеләре зур аңлату эшләре алып барды. Республика хаҗилары турларын Татарстандагы бердәнбер рәсми хаҗ-операторы «ДУМ РТ Хаҗ»ның 4 программасы буенча алган: Казаннан “Стандарт – барысы да кертелгән”, “Супер эконом”, Мәскәүдән “Супер эконом”, “Стандарт минимум”, бу программалар үз эченә туклану, яшәү, трансфер һәм очкыч белән барып кайтуны, шулай ук юридик, медицина һәм квалификацияле консультатив ярдәм күрсәтүне берләштерә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана