«Зәкят» хәйрия фонды “кояшлы” балаларны бәйрәмгә җыйды

24 октябрь 2019 ел 17:02
«Зәкят» хәйрия фонды “кояшлы” балаларны бәйрәмгә җыйды

Бүген Казанда Бөтендөнья Даун синдромы турында хәбәрдарлык көннәрендә һәм Мәүлид ән-Нәби алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды «Сакал» барбершопы һәм «Кояшлы дөнья» мода театры белән берлектә уртак хәйрия чарасы – «кояшлы балалар» катнашында мода күрсәтү уздырды. Бәйрәмне Айрат Загриев алып барды.

“Кояшлы дөнья” мода театры җитәкчесе Елена Җәфәрова сүзләренә караганда, әлеге чара "кояшлы балалар" турында мифларны юкка чыгарырга мөмкинлек бирәчәк:

– “Кояшлы” балалар – бик иҗади, алар игътибар ярата. Шуңа күрә мода күрсәтү – үзеңне һәм иҗади мөмкинлекләреңне күрсәтүнең иң популяр ысулларының берсе. Без партнерларыбызга – «Зәкят» фондына һәм «Сакал» барбешопына рәхмәтлебез.

Чара кысаларында балалар «Alga» брендының спорт киемнәрен күрсәттеләр. Аннары «кояшлы дефиле" бал күлмәкләре һәм костюмнарын күрсәтү белән дәвам итте. Шунысы игътибарга лаек, малайлар мода күрсәткән вакытта заманча брейк-данс башкардылар һәм аларның чыгышлары алкышларга күмелде. Балаларга әниләр, әтиләр, туганнары һәм дефиле кунаклары көч биреп торды.

Моннан тыш, чара кысаларында «Ак барс» хоккей клубы уенчылары Михаил Глухов, Альберт Яруллин, Эмиль Гарипов белән фотосессия һәм автограф-сессия узды.

«Ак Барс» сакчысы Альберт Яруллин сүзләренә караганда, мондый чаралар һәр «үзенчәлекле бала» үзен җәмгыятьнең бер өлеше итеп тоя алсын өчен бик кирәк:

– Төрле бәйрәмнәр, «үзенчәлекле» балалар өчен очрашуларны мөмкин кадәр күбрәк үткәрергә кирәк. Чөнки аларның да, башка кешеләр кебек үк, мода күрсәтүдә катнашасылары килә. Моннан тыш, бу өйдән чыгу, яшьтәшләре белән аралашу өчен тагын бер сәбәп булып тора. Бәйрәм барысына да ошагандыр дигән ышанычта калабыз.

Тантаналы дефиледан соң балаларны дипломнар белән бүләкләделәр. Чара чәй өстәле белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана