Мөфти – яшь мөслимәләргә: «Хокуклар һәм бурычлар ир белән хатынның икесендә дә бар»

25 октябрь 2019 ел 10:32
Мөфти – яшь мөслимәләргә: «Хокуклар һәм бурычлар ир белән хатынның икесендә дә бар»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Яшь килен» яшьләр проектында катнашучы мөслимәләр белән очрашты һәм «Гаиләдә ир белән хатынның хокуклары һәм бурычлары» темасына лекция укыды. Татарстан мөселманнары башлыгыннан гаилә иминлеген саклап калу буенча кыйммәтле киңәшләрне тыңларга иллегә якын гүзәл зат килде.

Камил хәзрәт дәресендә кызыл җеп булып гаиләдә ирнең дә, хатынның да бер-берсе алдында үз хокуклары һәм бурычлары булу темасы сузылды. Мөфти гаиләдә бер-береңне хөрмәт итүнең мөһимлеген ассызыклады һәм киңәшләшеп яшәргә һәм эшләргә, шулай ук бер-береңә карата ярдәмчел булырга, кайгыртучанлык һәм күркәм сабырлык күрсәтергә, көн саен үз өстеңдә һәм якыннарыңның иминлеге хакына эшләргә чакырды.

— Гаиләңне һәм якыннарыңны хәрамнан саклау һәм хәләл ризык белән тәэмин итү юлында ир белән хатын бер үк дәрәҗәдә кайгыртырга һәм гаиләгә тыелган ризык – хәрам кермәсен өчен көч куярга тиеш, – дип билгеләп үтте Камил хәзрәт. – Ир дә, хатын да гаилә әгъзаларының хәләл ризык кына ашавын күзәтергә тиеш.

Моннан тыш, мөфти хәзрәт яшьләрне бер-берсенә карата гаделсез гамәлләрдән кисәтте. “Ир белән хатынны кимсетә торган гамәлләрдән сакланыгыз, бер-берегезне башка кешеләр алдында түбәнсетмәгез”, — дип билгеләп үтте ул.

Үз лекциясен мөфти төп фикер белән тәмамлады:

– Бер-берегезгә Исламда яшәргә ярдәм итү, шәригать кануннары буенча гамәл кылу тиешлеген искәртү хакында онытмагыз. Бергәләп Аллаһы Тәгаләнең ризалыгына ирешергә тырышыгыз. Чын ир-атлар хакында Аллаһы Тәгалә Коръәндә “Нур” сүрәсенең 37-нче аятендә әйтә: “Шундый ирләр, сәүдә дә, сату да аларны (тел һәм күңел белән) Аллаһны зикер итүдән, намаз укудан һәм зәкят бирүдән читкә юнәлдерми. (Чөнки) Алар йөрәкләр һәм күзләр әйләнеп торасы көннән куркалар”. Адәм баласы, әлбәттә, Кыямәт көненнән курыкса, үзенә карата золым кылучы булмас.

Очрашу кысаларында катнашучылар мөфтигә үзләренең сорауларын бирделәр. Кызларны гаилә бюджеты белән идарә итү, талак һәм никах, ирнең хатынының туганнарына карата бурычлары кебек мәсьәләләр кызыксындырды.

“Яшь килен” — Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең гаилә кыйммәтләрен ныгытуга, яшь мөслимәләр арасында гаилә һәм балалар алдында җаваплылыкны тәрбияләүгә юнәлдерелгән яңа яшьләр проекты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана