Мәүлид ае якынлашу уңаеннан җомга вәгазе укылды

25 октябрь 2019 ел 15:04
Мәүлид ае якынлашу уңаеннан җомга вәгазе укылды

Бүген Казан шәһәренең Галиев мәчетендә Мәүлид ае якынлашу уңаеннан җомга вәгазе укылды. Вәгазне нәзарәтнең шәригать мәсьәләләре буенча бүлек җитәкчесе Булат хәзрәт Мөбарәков алып барды.

“Билгеле булганча, һиҗри тәкъвим буенча сәфәр ае тәмамланып килә. Киләсе ай – Мәүлид ае. Бу айда Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килгән. Шул уңайдан мөселманнар бу айда шатлык, сөенеч хисләрен белдерергә әзерләнәләр”, – дип белдерде Булат хәзрәт һәм Мәүлидкә кагылышлы берничә сорауга җавап бирде.

–  Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм үзе туган көнен ничә мәртәбә уздырды соң? Бу сорауга без хәдис белән җавап бирәбез: “Пәйгамбәребез дүшәмбе көнне ураза тоткан, чөнки “мин дүшәмбе көнне дөньяга килдем” дигән. Кешеләр сорыйлар: “Монда бит сүз ураза турында гына бара, ә сез нигә башка чаралар уздырасыз соң?” Бу сорауга минем җавабым бар: “Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килү сөенечен белгертү хакында формаларын билгеләп күрсәтмәде. Нинди рәвештә сөенечеңне белдерсәң дә, ул шәригатебез тарафыннан хупланган гамәл булырга тиеш”.
Алга таба Булат хәзрәт Мәүлид үткәрүнең фазыйләтләренә тукталды.

“Мәүлид уздырган вакытта Мәүлид тантанасы максат түгел. Аны ничек уздырсаң да, шатлыгыңны ничек белдерсәң дә була, бары тик ул шәригатькә каршы килгән гамәл булмасын. Безнең асыл максатыбыз – Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм дөньяга килү хакында сөенечебезне белдерү, Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмне тагын да яхшырак тануыбыз һәм танытуыбыз. Әгәр без Мәүлидне кешеләр күрсен өчен генә уздырабыз икән – аның савабы булмый. Без Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең сөннәте буенча яшәмичә Мәүлидне уздырабыз икән – моңа әҗер-савап булмый. Мәүлид үткәреп безнең Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә карата мәхәббәтебез артырга тиеш”, – дип ачыклык кертте Булат хәзрәт Мөбарәков.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана