«Хозур ТВ»да Мәүлидкә багышланган күп серияле фильмның премьерасы көтелә

25 октябрь 2019 ел 15:22
«Хозур ТВ»да Мәүлидкә багышланган күп серияле фильмның премьерасы көтелә

Мәүлид ән-Нәби алдыннан ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хузур ТВ» телеканалында «Пәйгамбәребез эзләре буйлап» дигән күп серияле фильм премьерасы көтелә. 9-нчы ноябрьдән тамашачылар Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә беренче аятьләр иңгәннән алып Ислам дине тулаем формалашып җитүнең тарихи мохитенә күмеләчәк. Аллаһының Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең туган көненә багышланган сериал тәрҗемә ителде һәм һөнәри яктан әзерлекле актерлар тарафыннан рус һәм татар телләрендә укылды.

«Хозур ТВ»дагы уникаль премьераны игътибардан читтә калдырмагыз!

«Хозур ТВ» – Россиянең беренче мөселман телевидениесе. Телевизион проект, җәмгыятьтә исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы,  «Таттелеком» җәмгыяте ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Телеканал татар һәм рус телләрендә кабельле тапшырулар режимында күрсәтә.

Искәртеп узыйк: “Хозур ТВ" Россиядә беренче мөселман телеканалы буларак эшли башлауга быел март аенда 1 ел тулды. Шушы чагыштырмача кыска вакыт аралыгында телеканал зур уңышларга иреште. Бер ел эшләү дәверендә “Хозур ТВ” тапшырулар географиясен шактый киңәйтте: "Таттелеком", "Уфа-нет", "Телеком-сервис" операторлары аша телеканалны Татарстан, Башкортстан республикаларында, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Воронеж шәһәрендә карарга мөмкин. Шул ук вакытта каналны www.huzurtv.ru сайтында тәүлек әйләнәсе карап була.

Бүген “Хозур ТВ”ның youtube-каналына теркәлүчеләр саны 600 меңнән артты. Шул ук вакытта "Хозур ТВ" һәм "Хозур ТВ Архив"ның youtube-каналлары колачлаган аудитория саны 100 миллионнан артык кешене тәшкил итә. "Хозур ТВ" контентында "караулар" саны – 120 меңгә якын!

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана