"Ислам. Беренче адымнар" проектының яңа сезоны ачык: йөздән артык кеше намаз һәм дин нигезләренә өйрәнергә килде

26 октябрь 2019 ел 11:19
"Ислам. Беренче адымнар" проектының яңа сезоны ачык: йөздән артык кеше намаз һәм дин нигезләренә өйрәнергә килде

Бүген, сәфәр аеның 27-нче көнендә, Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең иң мөһим проектларыннан берсе – намаз укырга өйрәтү һәм Ислам нигезләре белән таныштыру буенча  “Ислам. Беренче адымнар” дип исемләнгән кыска вакытлы курслар кабат үз эшен башлап җибәрде. Иртән Татарстан мөфтиятенең конференц-залында “Бер көнлек мәктәп”не ачу тантанасы уздырылды. Беренче дәрескә йөздән артык ир-ат һәм хатын-кыз җыелды. Курсларга йөрүчеләр 6 дәрестә намаз уку күнекмәләрен һәм ислам дине нигезләрен бушлай үзләштерә алачак. Шунысын билгеләп узарга кирәк: беренче тапкыр намаз уку дәресләренә тулы гаиләләре белән язылганнар, шулай ук ишетмәүче “шәкертләр” килгән. Махсус алар өчен сурдотәрҗемә оештырылды.

Чара Изге Коръән аятьләре укудан башланды. Аннары проектта катнашучыларны “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин сәламләде. Ул аларга нәсыйхәт сүзләре белән мөрәҗәгать итте.

– Иң беренче чиратта Мөхәммәд Пәйгамбәребезнең ﷺ сүзләрен искәртәсем килә: "Кем дә кем гыйлем алу юлына басса, Аллаһ аңа җәннәткә алып баручы юлны җиңеләйтә". Раббыбыз Сезгә шушы курсларның ахырына кадәр барып җитәргә һәм дәресләрне калдырмаска сабырлык һәм көч бирсен!

Алга таба Рөстәм хәзрәт катнашучыларга якынлашып килүче Рәсүлебез ﷺ  дөньяга   килгән Мәүлид ае турында сөйләде һәм пәйгамбәрнең кем булуы,  Аллаһы Тәгалә тарафыннан аның халыкларга ни өчен җибәрелүе турында сорады.

– Аллаһы Тәгалә пәйгамбәрләрне кешеләрне туры юлга күндерү максатыннан җибәргән. Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ безгә гаиләдә, җәмгыятьтә һәм башка өлкәләрдә нинди булырга тиешлегебезне күрсәтү өчен килде.

Рөстәм хәзрәт дөнья белән ахирәт арасында “алтын урталык” саклауның әһәмиятенә игътибар юнәлтте:

 – Аллаһ Илчесе ﷺ мөселман бу дөньяда ике канатлы кош кебек булырга тиеш дигән.  Бер канатлы кош оча алмаячак. Бер канат – ул дөнья: дөньяви белемнәр, күнекмәләр. Икенче канат – ахирәт: намаз, ураза һәм башкалар. 

Аннары хәзрәт кешелекнең иң мөһим китабы – Изге Коръәнгә тукталды:

– Коръән – яшәебездәге "навигатор" ул. Бу Китап аша безнең белән Аллаһ үзе “сөйләшә” һәм безгә нәрсәнең рөхсәт ителүен, нәрсәнең тыелуын “аңлата”. Раббыбыз туры юлны Коръән күрсәтер дигән. “Әл-Бәкарә” сүрәсенең 5-нче аятендә болай диелә: "Алар Раббыларыннан (булган) туры юлда, һәм алар – (дөньяда иман белән, Ахирәттә Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте белән,) уңышка ирешүчеләр". Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсен һәм Җәһәннәм утыннан сакласын!

Чыгышының ахырында Рөстәм хәзрәт игелекле гамәлләр өчен савап язылуы һәм белемнәрне киләчәк буыннарга тапшыруның мөһимлеге турында искә төшерде:

– Игелеккә чакыручыларны да савап көтә. Балаларыгызга, оныкларыгызга никадәрле белем биреп калдырсагыз, сезгә дә шуның кадәр үк язылыр. Аллаһы Тәгалә сездән разый булсын!

Нәсыйхәт сүзләреннән соң, ир-атлар Галиев мәчетенә юл тотты, хатын-кызлар мөфтиятнең конференц-залында калды. Беренче дәрес алдыннан катнашучылар бер-берсе белән танышты.  Моннан тыш, аларның һәркайсына “Ислам. Беренче адымнар” дип исемләнгән эш дәфтәре тапшырдылар. Анда һәр мөселман кешесе өчен мөһим белемнәр урын алган һәм ул бик аңлаешлы телдә бирелгән. Танышудан соң “Мәктәп” шәкертләре тәһарәт алу тәртипләрен үзләштерергә кереште. Дәресне Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте яшьләр хәрәкәтенең остазлары һәм волонтерлары үткәрде.

7 декабрьдә проектны ябу тантанасы була.  Бу көнне проектта катнашучылар Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән шәхсән очрашачак һәм «Ислам. Беренче адымнар» проектында катнашу турында сертификат алачак. Ябылу тантанасы узганнан соң бәйрәм мәҗлесе – “Коръән ашы” узачак.

Проект 4 ел дәвамында мәчет каршындагы курсларга йөрергә вакыты булмаганнарга гыйбадәт нигезләрен үти башларга мөмкинлек бирү өчен махсус гамәлгә ашырыла.

Дәресләр атнага бер тапкыр шимбә көннәрендә 9.00дән 13.00гә кадәр Казанның Галиев мәчетендә үткәреләчәк.  Барлыгы 6 дәрес үткәрү күздә тотыла:  «Кереш дәрес» (терминология, Ислам динендә рөхсәт ителгән һәм тыелган гамәлләр, тәһарәт), «Намаз дәресе» (2 дәрес: намаз уку тәртибе, намазда укыла торган сүрәләр һәм догалар), «Исламның төп баганалары» (ураза, зәкят, хаҗ), «Гакыйдә дәресе» (иманның төп баганалары), «Сира дәресләре» (Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ тормыш юлы).

Барлык дәресләр дә бушлай, укыту татар һәм рус телләрендә алып барыла. Дәресләрне үткәрү планына шулай ук уку өчен кирәк булган материаллар тарату да кертелгән. “Бер көнлек мәктәп”тә катнашучыларны бүләкләр көтә.

«Ислам. Беренче адымнар» проекты мөфтият тарафыннан беренче тапкыр 2018 елда дәгъват эшчәнлеге кысаларында тормышка ашырылды. Өч сезон дәвамында әлеге проект курсларында якынча 300-гә якын кеше белем алды һәм намазга басты.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана