Татарстанда мәчетләрнең юбилейлары билгеләп үтелде

28 октябрь 2019 ел 09:51
Татарстанда мәчетләрнең юбилейлары билгеләп үтелде

Сәфәр аеның 25-нче көнендә Буа районында урнашкан Шикәр заводы бистәсенең "Госман" мәчетенә 25 ел тулу тантанасы булып узды. Әлеге чарада Буа муниципаль районы башлыгы Ранис Камартдинов, Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин, район имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов, элеккеге хакимият башлыгы, әлеге мәчетне төзетү башында торган Әбделхәй Хәйруллов, шулай ук мәчетне төзетүдә зур өлеш керткән Миңнулла Кепячев катнашты. Беренче булып мәчетнең 25 еллыгына багышланган, элеккеге видео тасмалардан җыеп ясалган видеоролик күрсәтелде.

Буа районы имам-мөхтәсибе Илмир хәзрәт Хәсәнов барлык кунакларны сәламләп, хөрмәт итеп килүче халыкка үзенең рәхмәтләрен җиткерде, 25 еллык тарихка тукталды. Мәчет төзелешенә өлеш керткән һәркем үз хатирәләре белән уртаклашты, юбилейларның дәвамлы булуын теләде.

Моннан чирек гасыр элек Буа шәһәренең мөселманнары активы тырышлыгы белән Шикәр заводы бистәсендә яңа мәчет үз ишекләрен ача. Аны төзү эшендә район житәкчелеге, район халкы, оешма-предприятиеләр коллективлары, район мөхтәсибәте зур тырышлык куя. 25 ел дәвамында мәчет район халкына хезмәт итеп, ислам динен таратуда, халыкны берләштерүдә, дин нигезләрен өйрәтүдә хезмәт итә.

Кичә, сәфәр аеның 28 нче көнендә, республикабызның тагын бер мәчетенең күркәм юбилее билгеләп үтелде: Менделеевск районының Бәзәкә авылында мәчетнең 30 еллык юбилеена багышланган мәҗлес узды. Тантаналы чарада Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, район имам-мөхтәсибе Ирек хәзрәт Нуриев, Менделеевск районы башлыгының социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Айдар Сәфәргалин, Бәзәкә авыл җирлеге башлыгы Илмир Кәшәфетдинов, авыл халкы, имамнар һ. б., барлыгы йөзләп кеше катнашты.

Мәҗлес башланыр алдыннан хәзрәтләр, аксакаллар һәм кунаклар күптән түгел генә якты дөньядан киткән мәчетнең имам-хатыйбы Мансур хәзрәт Гәрәевның каберен зиярәт кылып, Кәлам Шәриф аятьләре укып, аның рухына дога кылдылар. Аннары мәҗлеснең тантаналы өлеше башланды: кунакларга Татарстан мөфтиенең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе, район имам-мөхтәсибе, район башлыгы урынбасары, авыл җирлеге башлыгы мөрәҗәгать итте. Равил хәзрәт Зөфәров күпьеллык уңышлы хезмәт эшчәнлеге һәм Татарстан мөселман өммәтен үстерүгә керткән өлешләре өчен мәчет остазларына рәхмәт хатлары тапшырды.

Аннары яшь шәкертләр Коръән укыды, Бәзәкә авылы мәчете тарихы турында сәхнә күренеше күрсәтте. Моннан тыш, авыл халкы кунаклар өчен мөнәҗәтләр дә башкарды. Чара бәйрәм ашы белән тәмамланды.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Сурәт - 30
Сурәт - 31
Сурәт - 32
Сурәт - 33
Сурәт - 34
Сурәт - 35
Сурәт - 36
Сурәт - 37
Сурәт - 38
Сурәт - 39
Сурәт - 40
Сурәт - 41
Сурәт - 42
Сурәт - 43
Сурәт - 44
Сурәт - 45
Сурәт - 46
Сурәт - 47
Сурәт - 48
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана