Татарстан колонияләрендә Ислам нигезләре һәм Коръән уку бәйгеләре үткәрелә

28 октябрь 2019 ел 11:10
Татарстан колонияләрендә Ислам нигезләре һәм Коръән уку бәйгеләре үткәрелә

Татарстан Республикасы колонияләрендә Ислам нигезләре һәм Коръән уку бәйгеләре башланды. Мисал өчен, узган шимбәдә Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан буенча идарәсенә караган 18 нче төзәтү колониясенең «Нур» мәчетендә дини бәйге узды. Фикъһе нигезләре буенча конкурста утызга якын тоткын катнашты. Моннан тыш, төзәтү колониясендә җәза үтүче 5 мөселман Кәлам Шәриф укуда ярышты. Конкурсантларның белемнәрен ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең шәригать мәсьәләләре бүлеге белгече Марсель хәзрәт Мингалиев, шулай ук нәзарәтнең төзәтү колонияләренә беркетелгән имамнары Фәнис хәзрәт Мингәрәев һәм Рафис хәзрәт Сәйфуллин бәяләде. Һәр катнашучыга кызыксындыру бүләкләре тапшырылды. Чара гадәттәгечә чәй өстәле артында һәм күмәк догалар белән тәмамланды.

Тоткыннар арасында Коръән уку буенча чираттагы бәйге бүген Менделеевскиның 10 нчы төзәтү колониясендә урнашкан «Тәүбә» мәчетендә узачак.

ТР мөселманнары Диния нәзарәте, Россия Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән берлектә, экстремизм күренешләрен кисәтү максатыннан, Республиканың төзәтү колонияләрендә җәза үтүче мөселманнар белән актив аңлату эшләре алып бара. Бүгенге көндә республиканың барлык колонияләрендә гыйбадәт бүлмәләре яки мәчетләр эшли, аларда махсус әзерлекле имамнар хезмәт куя. Алар тоткыннарны дини яктан тәрбияләү белән шөгыльләнә: вәгазьләр укыйлар, дин белән бәйле сорауларга җавап бирәләр, Коръән укырга өйрәнергә булышалар. Дин әһелләре белән очрашулар атна саен Татарстанның барлык төрмәләрендә уза. Төзәтү колонияләре китапханәләренә «Хозур» нәшрияты чыгарган дини әдәбият тапшырыла. Рамазан аенда ифтарлар уздыру өчен азык-төлек, Корбан бәйрәмендә корбан итләре кертелә.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана