Бөгелмәдә балаларны рухи-сәламәтләндерү курсларына чакыралар

28 октябрь 2019 ел 16:41
Бөгелмәдә балаларны рухи-сәламәтләндерү курсларына чакыралар

Балаларның көзге каникулы вакытында Бөгелмә мөхтәсибәте районның Үзәк мәчетендә “Сәлам” дип исемләнгән рухи-сәламәтләндерү курслары үткәрә. Мәктәп балалары өчен әлеге чара 31-нче октябрьдән 4-нче ноябрьгә кадәр узачак, курсларга барлыгы 40-лап бала язылган. 

Малайлар һәм кызлар биш көн дәвамында Ислам нигезләрен үзләштерәчәк, намаз укырга, ата-аналарга һәм өлкәннәргә карата ихтирамлы булырга өйрәнәчәк, остазлардан әдәп-әхлак кагыйдәләре, этика буенча киңәшләр алачак. Шулай ук юл йөрү кагыйдәләре буенча мәгълүмат бирү, сәламәт яшәү рәвешенә карата мәхәббәт тәрбияләү, файдалы үгет-нәсыйхәтләр бирү ниятләнә.

Мәүлид ән-Нәби ае булуын күздә тотып, 4-нче ноябрь көнне Пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм турында викторина оештырылачак. Балаларны бүләкләр һәм бәйрәм ашы көтә!

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана