Нәзарәттә хатын-кызлар өчен “Коръән укырга өйрәнәбез” курслары башланды

28 октябрь 2019 ел 16:34
Нәзарәттә хатын-кызлар өчен “Коръән укырга өйрәнәбез” курслары башланды

Бүген, сәфәр аеның 29-нчы көнендә, Татарстан мөселманнарының күп санлы үтенечләре буенча, республикабыз мөфтияте яңа проект – хатын-кызлар өчен «Коръән укырга өйрәнәбез» тизләтелгән курсларын башлап җибәрде. Әлеге башлангыч «Ислам. Беренче адымнар» масштаблы проектының дәвамы булып тора, аның кысаларында курсларны тыңлаучылар Ислам нигезләре һәм намаз уку тәртипләрен берничә дәрес дәвамында өйрәнәләр. Курсларга 30-га якын хатын-кыз язылды.

Дәрес башланыр алдыннан Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең социаль бүлек җитәкчесе укучыларны сәламләде һәм Кәлам Шәриф аятьләре укыды. Аннан соң остаз Лилия Ильясова укырга килгән кызларны Коръәнне өйрәнү өлкәсендәге беренче адымнары өчен мактап телгә алды һәм шәкертләргә әлеге курсларның эш тәртипләрен аңлатты. Үзенең чыгышында ул шулай ук Аллаһы Илчесе салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең хәдисен искә төшерде.

– Мөхәммәд салләллаһу галәйһи вә сәлләм әйткән: “Кыямәт көнендә Коръән укучы һәм аңа иярүче ата-аналарның башына кояш кебек балкып торган таҗлар кидерәчәкләр". Бу хәдис сезнең өчен Коръәнне өйрәнергә этәргеч булырга мөмкин, әлеге гамәл Кыямәт көнендә әти-әниләрегез нурлы булсын өчен кирәк.

Тизләтелгән курслар һәр дүшәмбе көнне 16:00 сәгатьтән 18:00 сәгатькә кадәр Казанның Галиев мәчетендә узачак. Гарәп алфавиты, мәхраҗ (таджвид кагыйдәләре), "Идгам", "Мад" кагыйдәләр төркеме, каты һәм йомшак хәрефләр, тукталыш кагыйдәләре һәм билгеләре буенча 6 дәрес үткәрү планлаштырыла.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана