Татарстан мөфтиенең Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөрәҗәгате

28 октябрь 2019 ел 17:51
Татарстан мөфтиенең Рабигыль-әүвәл ае җитү уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рәхим.

Әссәламү галәйкүм вә рахмәтуллаһи вә бәрәкатүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Бүген ахшам намазыннан соң рабигыль-әүвәл ае керде. Бу ай кешелеккә иң соңгы һәм иң өстен Илче буларак җибәрелгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көнен билгеләүче Мәүлид ән-Нәби белән истәлекле. Рәсүлебезнең ﷺ туган көне яки мәүлиде Рабигыль-әүвәл аеның 12-нче көне, ягъни 8 ноябрь киченә туры килә. 
Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә болай ди: 
وَمَا أَرْسَلْنَاكَ إِلَّا رَحْمَةً لِّلْعَالَمِينَ
Мәгънәсе: «(Рәсүлем!) Без сине (җеннәр, фәрештәләр, кяфер һәм мөселман барча кешеләрне кертеп,) бөтен галәмнәр өчен бер рәхмәт итеп җибәрдек» («Әл-Әнбия» сүрәсе, 107-нче аять). Күргәнегезчә, кешелекнең өстенлеген һәм мактаулы сыйфатларын үзенә туплаган сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ дөньяга килүе – бөтен мөселман өммәте өчен бөек вакыйга. Бу уңайдан шатлык белдерү, Үз Рәсүлен ﷺ җибәргәне өчен, Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтле булуыбызны аңлата.
Пәйгамбәребез ﷺ кешеләрнең иң юмарты, иң йомшак холыклысы, иң сабыры булган. Ул зәгыйфьләрне яклаган, үксезләрне кызганган, кеше тормышына һәм хокукына олы хөрмәт күрсәткән. Сәламәтлекне саклауны нәсыйхәт иткән һәм саулыкның Бөек Раббыбыз тарафыннан кешеләргә бирелгән олуг нигъмәт булуын аңлаткан. Югары уңышлар, казанышлар Рәсүлебезне масайтмаган, кыенлыклар аны туры юлдан яздырмаган. Ул багышлаучы-бүләкләүче, мәрхәмәтле, йомшак, иманына һәм Аллаһыга тугры, кешеләргә карата гадел булган. Мөбарәк йөзеннән кан акканда да һичкемгә бәддога укымаган. Дошманнарына карата: «Аллаһым, кавемемне якла һәм сакла, аларга тугры юл күрсәт!», – дип дога кылган. 
Газиз дин кардәшләрем! Мөбарәк Мәүлид кичендә Пәйгамбәребезгә ﷺ салаватлар әйтү, ул яшәгән заманнар, күргән хәлләр, могҗизалар турында китаплар уку, вәгазьләр уку, сәдака бирү бик саваплы. 
Аллаһы Тәгалә һәрберебезне Үзенең Рәхмәте белән бүләкләсен һәм сөекле Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәтенә ияреп яшәргә насыйп әйләсен! Әмин!

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана