«Хозур» нәшрият йорты Мәүлид ән-Нәбигә багышланган иҗади бәйгегә эсселар кабул ителүе турында искәртә

29 октябрь 2019 ел 10:25
«Хозур» нәшрият йорты Мәүлид ән-Нәбигә багышланган иҗади бәйгегә эсселар кабул ителүе турында искәртә

Кичә ахшам намазыннан соң Рабигыль-әүвәл ае керде. Бу мөбарәк ай кешелеккә иң соңгы һәм иң өстен Илче буларак җибәрелгән Мөхәммәд Пәйгамбәрнең ﷺ туган көне белән истәлекле. Бәйрәм алдыннан Татарстан мөфтиятенең “Хозур” нәшрият йорты Мәүлид ән-Нәбигә багышланган иҗади бәйгегә эсселар кабул ителүе турында тагын бер кат искәртә.

Пәйгамбәребезгә ﷺ карата мәхәббәт камил иман билгесе булып тора. Һәрбер иман әһеле үзенә сорау бирергә тиеш: мин Аллаһы илчесен ﷺ чын-чынлап яратаммы? Минем калебемдә Аның өчен нинди урын бирелгән? Шуңа күрә конкурсны оештыручылар түбәндәге сорау буенча уйланырга чакыра: “Сез Пәйгамбәребезгә ﷺ карата үз мәхәббәтегезне, аңа булган сөю хисегезне ничек белдерер идегез?”

Эссе форматында язылган уй-фикерләр татар һәм рус телләрендә кабул ителә. Конкурста теләгән һәр кеше катнаша ала (18 яшьтән өлкәнрәк булу һәм Россиядә яшәү шарт).

Конкурста җиңүчеләр дипломнар һәм акчалата премияләр белән бүләкләнәчәк:

– беренче урын өчен – 10 мең сум;

– икенче урын өчен – 5 мең сум;

– өченче урын өчен – 3 мең сум.

Конкурсның Нигезләмәсе белән биредә танышырга мөмкин.

Гаризаны түбәндәге сылтама буенча үтеп йөкләп алырга мөмкин.

Эшләрне islam_today@mail.ru электрон почтасына кабул итү вакыты: 14.10.2019 – 06.11.2019.

Конкурска нәтиҗәләр 2019 елның 9 ноябрендә ВКонтакте битендә игълан ителәчәк.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана