«Хозур ТВ»да рус телендә «Хакыйкать биредә» дип исемләнгән дәгъват проекты башланды

29 октябрь 2019 ел 13:43
«Хозур ТВ»да рус телендә «Хакыйкать биредә» дип исемләнгән дәгъват проекты башланды

«Хозур ТВ» мөселман телеканалында һәм Islam-Today.ru порталында рус телендә «Хакыйкать биредә» («Истина здесь») дип исемләнгән яңа дәгъват проекты – Ислам турында 30 секундлык промо-видеороликлар сериясе башланды. Изге Коръән аятьләре, хәдисләр һәм гыйбарәләр Аллаһны ярату һәм иман турында сөйли, Рабббызның хак юлында Пәйгамбәребез ﷺ Сөннәтләрен үтәп яшәргә, мәрхәмәтле булырга һәм иманны ныгытырга чакыра. Һәр шундый ролик – илһам һәм рухи көч чыганагы.

Коръәндә әйтелә: «Ләкин үгет бирүне дәвам ит, чөнки вәгазь иман китергән кешеләргә файда бирә» («Әз-Зарият» («Таратучылар») сүрәсе, 55-нче аять).

Роликларны «Хозур ТВ» телеканалында, социаль челтәрләрдә, шулай ук «Хозур ТВ»ның YouTube-каналында карарга мөмкин.

«Хозур ТВ» – Россиянең беренче мөселман телевидениесе. Телевизион проект, җәмгыятьтә исламның традицион кыйммәтләрен пропагандалау максатыннан, ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы,  «Таттелеком» җәмгыяте ярдәме белән гамәлгә ашырылды. Телеканал татар һәм рус телләрендә кабельле тапшырулар режимында күрсәтә.

Искәртеп узыйк: «Хозур ТВ» Россиядә беренче мөселман телеканалы буларак эшли башлауга быел март аенда 1 ел тулды. Шушы чагыштырмача кыска вакыт аралыгында телеканал зур уңышларга иреште. Бер ел эшләү дәверендә «Хозур ТВ» тапшырулар географиясен шактый киңәйтте: «Таттелеком», «Уфа-нет», «Телеком-сервис» операторлары аша телеканалны Татарстан, Башкортстан республикаларында, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү өлкәләрендә, шулай ук Воронеж шәһәрендә карарга мөмкин. Шул ук вакытта каналны www.huzurtv.ru сайтында тәүлек әйләнәсе карап була.

Бүген «Хозур ТВ»ның youtube-каналына теркәлүчеләр саны 690 меңгә якын. «Хозур ТВ» контентында гомуми «караулар» 120 миллионнан артты!

Islam-Today.ru – 2012 елда эшли башлаган, кыска гына вакыт эчендә Россиянең иң популяр һәм абруйлы Ислам яңалыклары сайтларының берсенә әверелгән мәгълүмати-аналитик федераль портал. Сайтка ай саен 2 миллионнан артык кеше керүе теркәлгән. Islam-Today.ru - ул мөселман өммәте яңалыклары, дин белгечләре белән әңгәмәләр, актуаль сорауларга җаваплар, белем бирү һәм агартуга юнәлтелгән мәкаләләр.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана