«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга 1 тонна бәрәңге таратты

30 октябрь 2019 ел 10:23
«Зәкят» хәйрия фонды мохтаҗларга 1 тонна бәрәңге таратты

Татарстанда халыкның мохтаҗ категорияләре арасында гошер сәдакасын тарату эше дәвам итә. Социаль башлангыч кысаларында ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Зәкят» хәйрия фонды аз керемлеләргә 1 тоннадан артык бәрәңге өләште. Шул күләмдә яшелчә сәламәтлеге чикле балалар тәрбияләүче, күп балалы гаиләләргә, ялгыз әниләргә тапшырылды, шулай ук социаль учреждениеләргә – Н.А.Галләмов исемендәге гомумбелем бирү махсус республика мәктәбенә, «Казан әниләре» хәйрия иҗтимагый оешмасына, «Без бергә» автономияле коммерцияле булмаган оешма онкопациентларына, шулай ук «Альпари» хәйрия фондына юнәлтелде.

Исегезгә төшерәбез: татарстанлыларның әлеге социаль акциядә актив катнашуы нәтиҗәсендә быел барлыгы 1109,5 тонна күләмендә яшелчә җыелды. Мөхтәсибәтләр арасында, узган елдагы кебек үк, Балтач (140 т), Балык Бистәсе (136 т), Теләче (92 т) лидер булды. Шунысы игътибарга лаек, 2018 елда бу районнарда 60, 32 һәм 50 тонна яшелчә җыеп алынды. Шулай ук Чирмешән (82 т), Буа (60 т), Әтнә (50 т), Арча (50 т), Саба (47 т) мөселманнары активлык күрсәтте.

Гошер – сәдаканың махсус төре, мөселман кешесе җыеп алган уңышының уннан берен мохтаҗларга бирә. Гошер сәдакасы түләүнең мәҗбүри булуы “Сыер” сүрәсенең 267 нче аятендә күрсәтелә: “Ий мөэминнәр! Кәсеп итеп тапкан малларыгыздан һәм Без сезнең өчен җирдән чыгарган уңышлардан яхшысын Аллаһы күрсәткән урыннарга бирегез!..” Гошер сәдакасының мәҗбүрилеге шуның белән нигезләнә ки, һәрбер уңышның хакыйкый сәбәбе булып Аллаһының рәхмәте тора, ул уңай табигый факторларда чагылыш таба. Әлеге рәхмәткә ирешү һәм киләчәк уңышка өмет баглау өчен, Аның ихтыярына буйсынып, Кәлам Шәрифтә әйтелгәнчә, гошер (уннан берен) бирергә тиеш. Шунысы күркәм, революциягә кадәр татар-мөселманнарда гошер сәдакасын җыю гадәти күренеш булган, ә совет чорында гошер бәйрәмнәрен уңыш бәйрәмнәре алыштырган. Хәзер әлеге хәйрия җыелмалары республика мөселманнары тормышына кайта башлады.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана