Бөгелмә тикшерү изоляторында мөхтәсиб Ислам нигезләре турында лекция укыды

31 октябрь 2019 ел 09:30
Бөгелмә тикшерү изоляторында мөхтәсиб Ислам нигезләре турында лекция укыды

Үзара килешү һәм дуслашу көне алдыннан, шулай ук динара диалог атнасы кысаларында Бөгелмә шәһәрендә урнашкан 3-нче тикшерү изоляторында дин әһелләре ислам һәм православие нигезләре турында лекция үткәрде.

Чарада учреждениенең хуҗалык хезмәте күрсәтү отрядының хөкем ителгән затлары катнашты. Алар алдында Бөгелмә шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Рамил хәзрәт Хөснетдинов һәм Бөгелмә шәһәренең Казан соборы клиригы протоирей Павел чыгыш ясады, тоткыннарны кызыксындырган сорауларга җавап бирде.

Рухи әңгәмә үткәрүдән тыш, дин әһелләре Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе белән килешү буенча, учреждениегә дини әдәбият, шул исәптән дога кылу һәм гыйбадәт башкаруга өйрәтә торган китаплар да алып керде. Тикшерү изоляторындагы яшүсмерләр белән аерым очрашу үткәрелде һәм әхлак темасына әңгәмә корылды.

Мондый очрашулар милләтара һәм конфессияара низагларны булдырмау, экстремизм күренешләрен кисәтү, рухи-әхлакый тәрбия бирү максатыннан, республиканың барлык төзәтү учреждениеләрендә үткәрелә.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана