Хөкем: “Мәчеткә җәлеп иткәне өчен…”

31 октябрь 2019 ел 10:16

Ни аяныч, октябрь инкыйлабыннан соң озак та үтми, игълан ителгән ирекләр юкка чыгарыла. Халыкларның үзбилгеләнү хокукы бетерелә, вөҗдан иреге, җирдән файдалану мөмкинлеге  чикләнә. Яңа хакимият дин әһелләрен сыйнфый дошман дип игълан итә. Узган гасырның 20–30 нчы елларында яшәгән мөселман руханиларының ачы язмышын өйрәнүче галим – Ш. Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры урынбасары, тарих фәннәре кандидаты Илнур МИҢНУЛЛИН белән шул хакта әңгәмә кордык.

– Республикабыз буенча ничә дин эшлеклесе нахакка гаепләнде, репрессия золымына тарыды икән?

– Бу хакта минем 2006 елда “Мөселман руханилары һәм Татарстанда хакимият (1920–1930 нчы еллар)” дигән китабым чыкты. Шул вакыттан бирле дистә елдан артык вакыт үтсә дә,  теманы ташлап бетермим, дәвам итәм. Инде менә байтак материал тупланды. Ул шактый күләмле китап-белешмә булыр дип уйлыйм. Анда инкыйлабтан соң күпме мәчет ябылган, сүтелеп, башка максатларда файдалана башлау турында мәгълүмат булачак. Минем исәпләүләр буенча, ул чакта республикабызда ике меңләп мәчет эшләгән, шуларда хезмәт куйган, дини мәгарифкә катнашы булган меңләп кеше репрессия золымына дучар ителгән. Совет хакимияте вакытында, сиксәненче еллар ахырына шул ике меңнән нибары унҗиде мәчет калган иде.

– Федераль иминлек хезмәте архивында да булдыгызмы?

– Башта Татарстан дәүләт-милли архивындагы материалларны өйрәндем. Анда Үзәк башкарма комитеты, НКВД, халык мәгарифе комиссариаты фондлары бар. Элек Үзәк дәүләт тарихи-сәяси документлар архивы бар иде. Хәзер ул дәүләт архивы белән берләштерелде. Анда да бик күп эшләр саклана. Диссертациямне тәмамлап килгәндә,  Федераль иминлек хезмәте архивына керүгә дә ирештем. Анда репрессияләнгәннәр һәм акланганнар фондын да кереп карый алдым.

Әйтергә кирәк, репрессияләр совет хакимиятенең беренче елларыннан ук башланган. Кызыл террорның беренче корбаны Печән базары имамы Габдулла Апанаев булган. Ул инкыйлаб алдыннан дин әһеле генә түгел, җәмәгать эшлеклесе  буларак та таныла. Аны 1919 елны кулга алып, Болак арты республикасы оештыруда гаепләп атып үтерәләр. Гражданнар сугышы башлангач, сер түгел, акларны яклаган муллалар да була.  Аларны кырыс хөкемгә тартсалар да, әле ул вакытта массакүләм террор башланмый. Гражданнар сугышы тәмамлангач, дин әһелләрен кысрыклау киң колач ала. 1923 елда мөселманнарга мәдрәсәләр ачарга рөхсәт ителә. Һәр авылда, һәр мәхәлләдә диярлек мәдрәсә ачыла башлагач (бу табигый, татарлар  – электән укымышлы халык), дәүләт үз “хата”сын аңлап, әлеге мөмкинлекне чикли башлый. Егерменче елларның уртасыннан репрессияләр дулкыны күтәрелә. Әйтик, беренчеләрдән булып дини белем бирүне башлап, оештырып йөргән Әгерҗе – Алабуга төбәге имам-мөхтәсибе Якуб Адутовны “яшьләрне, хатын-кызларны мәчеткә җәлеп иткәне өчен” хөкем итәләр. Әгерҗедә бу уңайдан ризасызлык белдереп урамнарга чыгалар. Икенче мәртәбә кулга алганнан соң, халыкның кабат күтәрелүеннән шикләнеп, аны ялгыз утыручылар камерасына күчерәләр. Халыкның ачуы чыгудан куркып, аны кабат иреккә чыгарырга мәҗбүр булалар. Әмма Россиянең зур шәһәрләрендә, Татарстанда яшәү хокукыннан өч елга мәхрүм итәләр. Дини инанулары өчен  егерменче еллар уртасында репрессия золымына тарыган беренче кеше ул.

– Димәк, әлеге имамнар халыкка дин гыйлеме биргән өчен “гаепле” булып чыга.

– Әйе, баштарак, 1926–1927 елларда дини агарту алып барган, дин гыйлеме биргән өчен дип гаеп тагалар. Ягъни муллаларның, мөгаллимнәрнең һөнәри эшчәнлеге җинаятькә тиңләштерелә. Дөрес, ул чакта сөрү яки иректән мәхрүм итүләр вакыты өч елдан артмаган,   репрессияләр эзлекле төс алмый әле, “бездә – вөҗдан иреге”, “дин дәүләттән аерылган” кебек гыйбарәләр еш яңгырый. Массакүләм репрессияләр егерменче еллар ахырында, илдә ныклап индустрияләштерүгә, авыл җирендә күмәк хуҗалыклар оештыруга керешкәч башлана. Бу вакытта инде имамнарны күмәк хуҗалык оештыру эшенә таяк тыгучылар дип җавапка тартырга тотыналар. Муллаларны кулаклар белән бер сафка куялар. Югыйсә  имамнарның колхоз кору эшенә каршы төшүләрен раслаучы дәлилләр юк диярлек. Егерменче еллар башында теге яки бу имамны аерым, ялгызын хөкем итсәләр, егерменче еллар ахырында, утызынчы елларда җинаятьчел төркемнәр оештыруда гаепләү киң кулланыла. Гадәттә берәр абруйлы имам-хатыйп колхозлаштыруга каршы эш алып баручы җинаятьчел төркем җитәкчесе итеп “билгеләнә”. “Солтангалиевче” ярлыгы тагу да утыртып куюга яки сөргенгә сөрүгә, хәтта атып үтерүгә сәбәп була. Әйтик, Бөгелмә төбәгендә, солтангалиевчелектә гаепләп, мәшһүр язучы һәм дин эшлеклесе Һади Атласи кулга алына. Аны буржуаз дәүләт төзергә җыенуда, Сталинга яла ягуда, Мирсәет Солтангалиев һәм чит ил разведкалары белән элемтә тотуда гаеплиләр. Атласи “эше”ндә катнашы бар дип,  107 кешене төрмәгә ябып куялар. Аларның 54 – зыялылар, 35 – имам, 18 – крестьян һәм эшчеләр. 1937 елны Һади Атласи һәм шушы кешеләрнең сиксәне (алар арасында Рәшит Яруллин, Касыйм Исхаков, Габделбари Фәттахов кебек күренекле дин эшлеклеләре була) атып үтерүгә хөкем ителә. 1958 елда, Сталинның шәхес культы фаш ителгәч, гаепсез дип табылып, алар акланды.

– Әле бит күп кенә дин әһелләрен гаиләләре белән бергә Магнитогорск төзелешенә сөргәннәр.

– Әйе, анда сөрелгәннәр дә күп. 1937–1938 елларда, ни кызганыч, кырыс җәза бирелгәннәр, атып үтерелгәннәр байтак. Шушы ике елда ТАССРда суд органнары тарафыннан сәяси гаеп тагылып, имамнар гына түгел, җәмгысы 11 мең кеше кулга алына. Аларның өч меңе утыртып куела, 408е атып үтерелә. Әле бит суд органнарыннан тыш, җаваплылыкка тартучы “өчлек”ләр дә булган. Алар тарафыннан бу чорда 4600дән артык кеше хөкем ителә, шуларның 2300е атып үтерүгә дучар була. Мөфти Риза Фәхретдин 1936 елда вафат була. Ул үлгәч, Диния нәзарәте җитәкчелеге арасында “фетнәчеләр төркеме оештырылуы” ачыклана. Шул сылтау белән мөфти урынбасарлары һәм башка җитәкче затлар кулга алына.

– Килер буыннарга гыйбрәт булсын өчен галимнәр тарафыннан ни-нәрсә эшләнә?

– Мин, мәсәлән, үзем соңгы елларда, кандидатлык диссертациямне дәвам итеп, Татарстанның һәр авылын колачларга тырышып, ничә мәчет, ничә имам булганын, аларның ничәсе репрессия афәтенә тарыганын, мәчетләрне ни-нәрсә итеп үзгәртеп корганнарын күрсәтүче, фаш итүче белешмәлек төзү белән мәшгуль. Җыеп әйткәндә, һәр авылда кимендә бер дин әһеле репрессия золымына тарыган. Мәчетләрне әйтмим дә инде. Золымга тарыган әлеге имамнарның исемнәрен репрессия корбаннарының хәтер китабыннан да табарга мөмкин.

Әңгәмәдәш – Рәшит Минһаҗ

Чыганак: "Ватаным Татарстан" газетасы

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана