Казанда Мәүлид ае чаралары башланып китте

31 октябрь 2019 ел 10:36
Казанда Мәүлид ае чаралары башланып китте

Кичә, Рабигыль-әүвәл аеның 2-нче көнендә, Мәүлид ән-Нәби уңаеннан, Казанда “Бабаларыбыз мирасы” дип исемләнгән халыклар дуслыгы кичәсе узды. Әлеге чараны Казандагы Дагестан берләшмәсе, Татарстан һәм Дагыстан мөфтиятләре ярдәме белән, оештырды.

Мәүлид кичәсе IX Бөтенроссия Коръән укучылар һәм хафизлар бәйгесендә җиңүче Ильяс Сабировның Кәлам Шәрифтән аятьләр укуы белән башланып китте.

Алга таба катнашучыларны республикабыз мөфтие һәм барлык Татарстан мөселманнары исеменнән мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин сәламләде:

– Традиция буенча, Мәүлид аенда дөньяның күп кенә мөселманнары сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәднең  ﷺ дөньяга килүе уңаеннан күркәм чаралар үткәрә. Кешелекнең өстенлеген һәм мактаулы сыйфатларын үзенә туплаган Рәсүлебезнең ﷺ тууы – бөтен мөселман өммәте өчен бөек вакыйга. Мәүлид аенда үткәрелгән чаралар кешеләр арасында Мөхәммәд Пәйгамбәр ﷺ турында белемнәрнең артуына, аңа булган мәхәббәтне һәм хөрмәтне ныгытуга ярдәм итә. Аллаһы Тәгалә Пәйгамбәребезне ﷺ олылавыбыз өчен безгә Кыямәт көнендә Рәсүлебезнең ﷺ шәфәгатен һәм аның белән мәҗлестәш булуыбызны насыйп әйләсен!

Аннары күркәм мәҗлестә катнашучыларны Дагыстан Республикасы мөфтиенең беренче урынбасары Абдулла Аджимоллаев сәламләде. Ул чарага җыелучыларны Мәүлид ае белән тәбрикләде. Абдулла хаҗи мөфти Камил хәзрәтә дип махсус бүләк - Ибд Хаҗар әл-Һайтаминың “Тухфатуль Мухтадж” китабын тапшырды.

Мәүлид мәҗлесе танылган дин эшлеклеләренең чыгышлары һәм вәгазьләре, иҗади номерлар, нәшидләр башкаруы, викториналар белән дәвам итте. “Наследие” төркеме солисты Рамазан Меджидов, ННТ җитәкчесе Солтан Трамовның чыгышларын, Избербаш шәһәре имамнары рәисе Джарбаев Асхабның үгет-нәсыйхәтләрен тамашачылар бик җылы кабул итте. Кичә дәвамында автор-башкаручы Ильяс Халиков шулай ук татар телендә мөнәҗәтләрен җиткерде.

Дагыстан диаспорасы вәкилләре күркәм кичәне оештыруда ярдәм итүчеләргә, аерым алганда, Татарстан мөфтиятенә рәхмәтләрен белдерделәр. Быел дүртенче тапкыр үткәрелгән әлеге чара истәлеккә күмәк фотога төшү белән төгәлләнде.

Моннан тыш, Мәүлид ае башлану уңаеннан, тагын бер Коръән мәҗлесе кичә Казанның "Гаилә" мәчетендә дә узды. Мәчетнең имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин табын артына җыелган кардәшләребезгә Мәүлид әһәмияте турында вәгазь сөйләде. Татарстанның халык артисты, профессор Миңгол Галиев, моңлы башкаручылар Ильяс Халиков, Вәли Фазлыйәхмәтов, Коръән-хафиз Нурмөхәммәт Шәрипов салаватлар әйтте, мөнәҗәтләр башкарды. “Рабигыль-әүвәл ае башланды гына. Пәйгамбәребезнең ﷺ тормыш юлын өйрәник, салаватлар әйтик, дус-туганнарыбызны мәҗлесләрдә ризыкландырыйк”, – дип мөрәҗәгать итте җыелган халыкка Рөстәм хәзрәт Хәйруллин.

Сурәт - 1
Сурәт - 2
Сурәт - 3
Сурәт - 4
Сурәт - 5
Сурәт - 6
Сурәт - 7
Сурәт - 8
Сурәт - 9
Сурәт - 10
Сурәт - 11
Сурәт - 12
Сурәт - 13
Сурәт - 14
Сурәт - 15
Сурәт - 16
Сурәт - 17
Сурәт - 18
Сурәт - 19
Сурәт - 20
Сурәт - 21
Сурәт - 22
Сурәт - 23
Сурәт - 24
Сурәт - 25
Сурәт - 26
Сурәт - 27
Сурәт - 28
Сурәт - 29
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана