Казанда мәдрәсә шәкертләре арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча республика олимпиадасы узачак

31 октябрь 2019 ел 13:28
Казанда мәдрәсә шәкертләре арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча республика олимпиадасы узачак

21 ноябрьдә Казан ислам университеты каршындагы Коръән хафизлар әзерләү үзәгендә Татарстанның һөнәри мөселман уку йортлары (мәдрәсәләр) арасында Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча I Республика олимпиадасы узачак. Анда Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Кукмара, Буа, Мамадыш һәм Ютазы районнарыннан ике дистәдән артык шәкерт катнашуы көтелә.

Интеллектуаль ярышта катнашучылар «Ислам  хокукы», «Дин нигезләре» һәм «Гарәп теле» номинацияләрендә белемнәрен сынаячак. Олимпиада гарәп сөйләмен, Коръәнне дөрес һәм матур укый белүгә язма һәм телдән тест биремнәрен үтәү рәвешендә узачак.

Республика бәйгесендә җиңү яулаган шәкертләр Ислам фәннәре һәм гарәп теле буенча XII Бөтенроссия олимпиадасында катнашу хокукына ия булачак. Илкүләм олимпиада быел декабрь башында Казанда узар дип көтелә. Анда Россиянең Татарстан, Башкорстан, Дагыстан, Чечня, Кабарда-Балкар, Мордовия, Карачай-Черкес Республикалары, шулай ук Мәскәү, Түбән Новгород һәм башка төбәкләренең дини белем бирү йортлары студентлары катнашачак. Олимпиаданың республика туры беренче тапкыр Татарстаннан иң сәләтле шәкертләрне сайлап алу һәм бөтенроссия этабына җибәрү өчен оештырыла.

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана