“Хозур” нәшриятының “Сөю нуры” китабы – иң күп сатып алына торган китап

31 октябрь 2019 ел 13:22
“Хозур” нәшриятының “Сөю нуры” китабы – иң күп сатып алына торган китап

Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йорты чыгарган “Сөю нуры” («Светоч любви») китабы узган айда иң күп сатып алынган китапларның берсенә әверелде. Дин белгече Языҗиоглу Әхмәд Биҗанның Россиядә беренче тапкыр тәрҗемә ителгән «Әнвәрүл-гашыйкыйн» хезмәте бар дөнья мөселманнары арасында да популяр. Әлеге әсәр имамнар өчен чын практик кулланма булган һәм ул шулай булып калачак та. Басманың биш бүлегендә түбәндәге белемнәр язылган:

1. Җан ияләре иерархиясе.

2. Аллаһы Тәгаләнең пәйгамбәрләргә мөрәҗәгате.

3. Иңү вакытында фәрештәләргә тапшырылган Аллаһы сүзләре.

4. Кубарылу көнендә Аллаһы ни әйтәчәк?

5. Аллаһы Тәгаләнең сүзләре иң югары тереклек ияләрендә.

Авторның таланты һәм сыйфатлы тәрҗемәсе ярдәмендә китапны дин әһелләренә генә түгел, ислам белән кызыксына башлаучыларга да укуы бик җиңел. Аны Казан шәһәре, Габдулла Тукай ур., 36 йорт адресы яисә huzurshop.ru сайты аша сатып алырга була.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең "Хозур" нәшрият йорты үз эшчәнлеген 2013 елдан алып бара һәм дини агарту характерындагы әдәбият чыгару белән шөгыльләнә. Нәшрият базасында беренче мөселман телевидениесе "Хозур ТВ", "Азан" радиосы, Islam-Today.ru порталы эшли, "Умма" һәм "Дин вә мәгыйшәт" газеталары, "Шура" альманалары нәшер ителә.

Сурәт - 1
Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана