Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгате

04 ноябрь 2019 ел 08:00
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан мөрәҗәгате

Бисмилләһир-рахмәнир-рахим!

Әссәламүгаләйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү!

Мөхтәрәм дин кардәшләрем!

Ел саен 4 ноябрьдә Россиядә Халыклар бердәмлеге көне билгеләп үтелә. Әлеге истәлекле көн барыбыз өчен дә уртак булган Ватанны, рухи традицияләрне һәм кыйммәтләрне яклап көрәшкән Россиянең күпсанлы халыклары арасындагы гасырлар дәвамында ныгыган дуслыкны данлый һәм биеклеккә күтәрә. Һичшиксез, Россиянең барлык төпле халыклары туган илебезнең дәүләт чикләрен һәм рухи бәйсезлеген саклап калуга, гомумроссия мәдәниятен барлыкка китерүгә һәм көчле социаль-икътисади киңлекне үстерүгә бәяләп бетергесез өлеш керткән.

Милләтара мөнәсәбәтләр мәсьәләсендә Исламның ачыктан-ачык тәгълиматы түбәндәгеләрдән гыйбарәт: беренчедән, гомуми иминлек һәм килешеп яшәүнең төп нигезендә төрле мәдәниятләр һәм халыклар үсеше өчен тудырылган гадел һәм тиңдәш мөмкинлекләр ята, икенчедән, адәм балаларының барысы да, милләтенә һәм тән төсенә карамастан, бертигез:

“И, кешеләр! Сезне бер җаннан (Адәмнән) яралткан, аның бер кисәгеннән (булган сул кабыргасының иң астыннан Хава исемле) ишен яралткан һәм аларның икесеннән бик күп ирләр белән хатыннарны халык кылып (җиһанга) тараткан Раббыгыздан куркыгыз. Аның исеме белән бер-берегездән үтенә торган Аллаһтан (Аңа каршы баш күтәрүдән) һәм туганлык җепләреннән (аларның өзелүеннән) куркыгыз. Һичшиксез, Аллаһ – сезне күзәтүче” (“Ән-Ниса” (Хатыннар) сүрәсе, 1-нче аять). Коръән-Кәримнең әлеге аяте төрле төркемнәр, халыклар арасында килешү һәм иминлек хакимлек итсен өчен ныклы нигезне тәшкил иткән алтын принцип булып тора.

Бер-береңнең гореф-гадәтләренә һәм милли хәтеренә, милли мәдәниятләрне һәм туган телләрне үстерү хокукына, һәр халыкның рухи-әхлакый кыйммәтләрне саклау омтылышларына карата хөрмәт – уртак Ватаныбызның чәчәк атуы һәм халыклар арасындагы татулыкның ачкычы менә шул.

Аллаһыга шөкер, Татарстан Республикасы күпмилләтле Россия Федерациясенең барлык субъектлары һәм бөтен сәяси дөнья өчен мөселман, православие һәм яһүдиләр, татар, рус, чуаш, удмурт, яһүди, башкорт, марилар һ.б. милләтләр арасындагы дустанә мөнәсәбәтләрнең күркәм үрнәге булып тора. Бу өлкәдә ил һәм республика җитәкчелегенең, шулай ук күп гасырлар дәвамында бер-берсенең динен, үзенчәлеген һәм милли мәнфәгатьләрен ихтирам итәргә өйрәнгән һәм гражданнар бердәмлеген үстерергә омтылган татарстанлыларның казанышлары һәм тырышлыклары чиксез. Хак Тәгалә безне Үзенең рәхмәтеннән аермасын, замана борчуларына каршы торуда Үзе ярдәмче булсын һәм Татарстанда яшәүче һәрбер гаиләне игелекләр, иминлек һәм татулык белән бүләкләсен! Әмин!

Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин

Дин әһеле
1992 -1998 елларда
Дин әһеле
1998 - 2011 елларда
Дин әһеле
2011 – 2013 елларда
Дин әһеле
2013 елның 17 апрелендә сайланды

Намаз вакытлары

Иртәнге намаз
Кояш чыга
Өйлә намазы
Икенде намазы
Ахшам намазы
Ястү намазы
Яңалыклар архивы
Tatarstan.Net - все сайты Татарстана